Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәм кулы сузыйк

Түбән Сукаеш авылындагы фаҗига һәркемне тетрәндерде. Йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала анасы һәлак булды. Гаилә йорт-җирсез, кием-салым, акчасыз, җиһазсыз калды. Азнакай муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм район халкын, мөмкинлектән чыгып, Пармановлар гаиләсенә ярдәм кулы сузуларын һәм Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фондына аларга атап...

Түбән Сукаеш авылындагы фаҗига һәркемне тетрәндерде. Йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала анасы һәлак булды. Гаилә йорт-җирсез, кием-салым, акчасыз, җиһазсыз калды.

Азнакай муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм район халкын, мөмкинлектән чыгып, Пармановлар гаиләсенә ярдәм кулы сузуларын һәм Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фондына аларга атап акча күчерүләрен сорый.

Реквизитлар: 423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22

Расчет счеты №40703810423020000016

ОАО «Ак БАРС» Банк г.Казань

ИНН/КПП 1643011057/164301001

ОГРН 1091600002010

кор.счет 30101810000000000805

БИК 049205805

«Для семьи Пармановых»

Акчаны шулай ук Ленин урамы, 22 адресы буенча «Азнакай» фондының бухгалтериясенә дә китереп бирергә мөмкин. Шушы ук адрес буенча район Советының оештыру бүлегендә зыян күрүчеләргә кием-салым, көнкүрештә кирәкле әйберләр җыю да оештырыла.

Һава торышы эссе торган бу көннәрдә ут-күз чыгудан аеруча сак булырга, янгын кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз.

«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе районда булган бер генә вакыйгадан да читтә калмый.

Түбән Сукаеш авылында булган фаҗигадә зыян күрүчеләргә дә алар иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Бу көннәрдә алар халыкка зыян күрүчеләргә ярдәм итү мөрәҗәгате белән чыкты. Акчалата булмаса да, кием-салым, көнкүреш өчен кирәкле әйберләрне партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының беренче каты. Тел. 7-01-92) бинасына китерергә мөмкин. Бер-беребезнең хәленә керә белик, миһербанлы һәм шәфкатьле булыйк, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев