Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янып торган утлар, әкияти хозурлык, бәйрәм рухы...

«Азнакайнефть» идарәсенең профсоюз комитеты ел саен иң матур Яңа ел шәһәрчегенә бәйге игълан итә. Быел да шулай булды. Профком рәисе Рәфис Хәсәновның әйтүенчә, быел үзләренчә әзерләнгәннәр, арада битарафлык күрсәтүчеләр дә юк түгел. Янып торган утлар, кар, боз сыннары, әкияти хозурлык, бераз гына тырышлык һәм фантазия-бәйгедә җиңү өчен менә шул да...

«Азнакайнефть» идарәсенең профсоюз комитеты ел саен иң матур Яңа ел шәһәрчегенә бәйге игълан итә. Быел да шулай булды. Профком рәисе Рәфис Хәсәновның әйтүенчә, быел үзләренчә әзерләнгәннәр, арада битарафлык күрсәтүчеләр дә юк түгел.
Янып торган утлар, кар, боз сыннары, әкияти хозурлык, бераз гына тырышлык һәм фантазия-бәйгедә җиңү өчен менә шул да җитә иде. 7 нче ЦДНГ хезмәткәрләре аңа күңел җылысын салганнар да. Аларның бәйрәмгә дәртләнеп әзерләнгәне, аны могҗизалы итәргә теләве әллә каян күренеп тора. Беренче урынны бик лаеклы яуладылар. Көмеш призны алган иҗади коллегалары - ЦКППН коллективы да азга гына калышкан. Актүбә ППД цехының Яңа ел шәһәрчеге дә шушы өчлектә. Афәрин, бәйрәм кәефе тудырган осталарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янып торган утлар, әкияти хозурлык, бәйрәм рухы...