Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгыннан саклык аңда йөрсен

Соңгы вакытта җирлегебездә янгын чыгу очраклары ешаеп китте.

Моны һава торышының салкын торуы сәбәпле җылыту җиһазларын куллануның артуы белән дә аңлатырга буладыр. Әмма төп гаеп, әлбәттә, иң беренче чиратта үзебезнең саксызлыкта. Шәһәрнең 6 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина оештыруында шәһәрнең 3 нче мәктәбе укучылары белән әнә шул темага багышланган очрашу узды. Анда Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов балаларга янгын чыгу сәбәпләре, аларны булдырмый калу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, афәт туган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләде. Балаларның саксызлыгы, шаярулары нәтиҗәсендә дә янгын чыгу очраклары булуын әйтеп, ул һәрчак күңелдә йөртү өчен файдалы киңәшләрен бирде, инструктаж үткәрде.

Рәсимә апалары әңгәмәне тагын да җанландырып, балаларга сораулар юллады, шундый очракларга тарыганнарның үзләрен дә тыңладылар.

Очрашу ахырында уздырылган мини-викторина укучыларның янгыннан саклану буенча аң-белемен тикшереп алу булды. Алар үзләренең аң-белемен дә, янгын вакытында югалып калмаячакларын да күрсәттеләр.

–Уку елы башында ук барлык мәктәпләрдә инструктажлар, өйрәнүләр уздырып, без укучыларның да, персоналның да гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерәбез һәм менә шундый дәресләрдә алган күнекмәләрне ныгытабыз, – дип аңлатты Булат Шәйхетдинов.

ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина мондый очрашуларның файдасын ассызыклап, аларны халык арасында да дәвам итү турында фикерләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев