Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сүндерүчеләр ЮХИДИда кунакта

ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакка чакыргач, бик теләп риза булдык. Беренче карашка усал һәм бик тәвәккәл күренгән юл сакчылары бик җылы каршы алдылар. Җитди сөйләшү бүлекчә җитәкчесе, полиция майоры Сирин Райманов бүлмәсендә башланып китте. Ул полиция һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең юлда йөргәндә һәркемгә дә үрнәк булырга тиешлеген әйтеп үтте. Мәгълүмат чаралары...

ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакка чакыргач, бик теләп риза булдык.
Беренче карашка усал һәм бик тәвәккәл күренгән юл сакчылары бик җылы каршы алдылар. Җитди сөйләшү бүлекчә җитәкчесе, полиция майоры Сирин Райманов бүлмәсендә башланып китте. Ул полиция һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең юлда йөргәндә һәркемгә дә үрнәк булырга тиешлеген әйтеп үтте. Мәгълүмат чаралары белән эшләүче инспектор Илдар Исхаков Азнакай шәһәре һәм районы эчендә соңгы вакытта булган юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды. Тизлекне арттыру күп очракта һәлакәткә китерә. Мәсәлән, Казан шәһәреннән туганының җеназасына кайтып баручы бер гаилә нәкъ шул сәбәпле һәлакәткә очрый һәм пассажир хатын-кыз юл-транспорт һәлакәте урынында ук һәлак була. Юл сагында торучылар юлда тизлек арттыру аркасында авария ясап, тимер өеменә әйләнгән машиналарны да күрсәтеп үттеләр.
Безне ЮХИДИ музее белән дә таныштырдылар. Юл-транспорт хәрәкәте иминлеге сакчылары үз тарихларына бик ихтирам белән карыйлар икән. Диварларда эленеп торучы фотосурәтләрдә Азнакай ЮХИДИ бүлеге ветераннары лаеклы урын алган. Хәтта зәңгәрле-сарылы милиция мотоциклы да иң түрдә тора.
Соңыннан ЮХИДИ бүлеге каршындагы легендар милиция "копейка"сы фонында фотосурәткә төшеп, саубуллаштык.
Эльвира Сәлимҗанова,
24 нче янгын сүндерү часте инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерүчеләр ЮХИДИда кунакта