Илфак Шиһаповның «Нигәме? Чөнки!» дигән язмасын укып утырам. Килешәм, Илфак дус, синең белән!
Без телевизорны үзебезнең кәефкә туры килерлек тапшыру карарга теләп кабызабыз. Минем кәефкә яраклы тапшырулар күрсәтми икән, димәк, начар телевидение. Шул сәбәпле һәртөрле тәнкыйть сүзләре ишетелеп кенә тора.
- Һәй, юньле тапшыру бармыни анда?
- Чит ил сериалы...
Илфак Шиһаповның «Нигәме? Чөнки!» дигән язмасын укып утырам. Килешәм, Илфак дус, синең белән!
Без телевизорны үзебезнең кәефкә туры килерлек тапшыру карарга теләп кабызабыз. Минем кәефкә яраклы тапшырулар күрсәтми икән, димәк, начар телевидение. Шул сәбәпле һәртөрле тәнкыйть сүзләре ишетелеп кенә тора.
- Һәй, юньле тапшыру бармыни анда?
- Чит ил сериалы күрсәтәләр, адәм ыстырамы. Үзебез фильм төшерә алмыйбызмыни?
- Яңа фильм төшергәннәр, бер нәрсәгә яраклы түгел. Лутчы чит илнекен күрсәтсәләр...
Мин бу очракта үзебезнең ТНВ каналын күздә тотам. Кайчагында бу авазлар: «Туйдырды бу ТНВ», «Ни пычагыма кирәк татар телевидениесе?!», «Япсалар, лутчы булыр иде» кебек ачыктан-ачык дошманлыкка да әйләнеп китә. Бу бик сәер. Бер генә рус кешесенең дә Россия телеканалларының берсенә карата да мондый сүз әйткәне юк. Социаль челтәрләргә дә язмый. Гади кеше телеканал турында уйлап та бирми: тапшыру ошамый икән, сүндереп куя, башка каналга күчә... Ә «туйдырды бу беренче канал» яки «беренче каналны ябарга кирәк» дип әйтү өчен бу каналга карата үз исәп-хисабың булу кирәк.
Әйткәндәй, ТНВ күрсәткән чит ил сериалларын мин үзем дә яратмыйм. Начар төшерелгән яки тәрҗемәсе хөрт булган өчен түгел. Сериал яратмаган өчен. Мин яратмыйм. Ә авылдагы әби-апалар, кайчагында хәтта абзыйлар да, аны егылып ятып карый, хәтта үзләренең эшен шушы сериал вакытын исәпкә алып планлаштыралар. «Җомга киче», «Аулак өй», «Башваткыч» кебек тапшыруларның популярлыгын әйтеп тә торасы түгел.
Бик күп алып баручыларның «һ» авазын әйтә белмәвен дә өнәп бетермим. «Хава», «хаман» дип сөйләүләре сәер тоела. Ләкин шул авазларны әйтә белмәгән килеш тә җитди проблемалар күтәреп чыгалар, кызыклы тапшырулар эшлиләр икән - гафу итәргә туры килә. «Чурт с ним шул «х» авазы белән», - дип уйлыйсың.
Башкортстанга еш кайтып йөрим. Уфа татарлары да, Актаныш белән чиктәш Илештә яшәүчеләр дә ТНВны бик яратып карыйлар һәм Татарстан яңалыклары белән һәрвакыт танышып торалар. Кайчагында мин ишетмәгән хәл-вакыйгаларны да сорап аптыраталар һәм елмаеп: «Татарстандагы хәлләрне бездән сора син. Без ТНВ карыйбыз», - дип төрттерәләр. Һәртөрле гастрольләр, иҗади командировкалар белән Себер якларына барып чыксам да, телевизор экраннарында гел шул ТНВ тапшырулары булыр:
- Җир белән шушы бәйләп тота инде безне, - диярләр.
Туып-үскән якларын алар шулай «Җир» дип йөртә. Чынлап та, Татарстаннан читтә яшәүчеләрдә Казанга тартылу, татар яңалыклары белән танышу теләге зур. Башкортстанда ТНВ тыелган заманнарда бик кыйммәт хакка аны спутник аша тота торган җайланмалар урнаштырырга маташкан кешеләр дә бар иде Уфада. Менә шул җәһәттән караганда, төрле төбәкләргә сибелгән татарны берләштереп торучы бердәнбер һәм төп көч - ТНВ каналы. Моның әһәмиятен күрмәү яки күрмәскә тырышу бик зур ахмаклык булыр иде.
Ә ТНВ эшчәнлеген мин бик югары бәялим. Профессиональ яктан алар, Россиянең башка республикалары белән чагыштырганда, бик югары дәрәҗәдә. Калышсалар, үзәк телевидениедән генә калышалардыр. Тематика киңлеге, проблемаларга үтеп керү тирәнлеге буенча да бик уңышлы эшлиләр. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре бар. Татарстан һәрвакыт бүтән республикаларга караганда иреклерәк булды, монда үз сүзеңне әйтү һәм үз эшеңне эшләү мөмкинлеге зуррак. Моннан ун-унбиш еллар тирәсе элек Казанга килгәч, Кремль капкасы төбендә Шәймиевне хурлап язган китап сатып торуларын күреп, һушым киткән иде. Чөнки мондый хәл Башкортстанда да, Чечняда да, башка бер җирдә дә мөмкин түгел иде. Шундый иреклелек, әлбәттә, журналистлар эшчәнлегендә дә чагылыш таба.
Тәнкыйтьләүчеләр бар, әлбәттә, һәм алар булырга тиеш. Ләкин күп очракта татар телевидениесенә карата тәнкыйть түгел, ә хурлау, яманлау, ачыктан-ачык дошманлык авазлары ишетелә. Һәм мондый сүзләрне Себер якларында да, бүтән республикаларда да түгел, ә нәкъ менә Казанда яшәүчеләрдән ишетәсең. Республиканың мәдәни тормышына азмы-күпме кысылышы булган кешеләрдән. Ә бу аз гына сагаерга мәҗбүр итә. Ни генә әйтсәң дә, милли иркенлекне чикләргә тырышу чоры. Шулай да бүген: «Татар мәктәпләрен ябарга!» - дигән фәрман чыгарып булмый. Аларны бары тик «ата-аналар теләге» белән генә ябып була. Татарга хезмәте зур булган башка оешмаларны да шулай. Кемнеңдер, әйтик: «Татар тапшыруларын бетерергә», - диюе өчен җирлек булмасмы бу? Өрә белмәгән эт оясына бүре китерә ди бит.
Мин, әлбәттә, хаталанамдыр инде. Бу яманлаулар артында бернинди дә сәяси дулкын юктыр. Бу бары тик татарның мәхәббәт белдерү рәвеше генәдер. Татар яманламый гына ярата алмый ич инде.
http://shahrikazan.com/
Нет комментариев