Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялгызаклар парын таптылар

Үзенең йөрәк түрендә йөрткән хисләрен белдерергә оялыпмы, әллә инде тиңен, бердәнберен таба алмый йөреп, кайберәүләр гаилә кора алмый, ялгыз кала. Язмыш шуңа дучар иткәннәр дә бар бит әле... Ә ялгызлык газабын аны кичергән кешеләр үзләре генә белә торгандыр. Районыбызның ЗАГС бүлеге каршында оешып, матур гына эшләп килгән "Пар канатлар" клубы...

Үзенең йөрәк түрендә йөрткән хисләрен белдерергә оялыпмы, әллә инде тиңен, бердәнберен таба алмый йөреп, кайберәүләр гаилә кора алмый, ялгыз кала. Язмыш шуңа дучар иткәннәр дә бар бит әле... Ә ялгызлык газабын аны кичергән кешеләр үзләре генә белә торгандыр. Районыбызның ЗАГС бүлеге каршында оешып, матур гына эшләп килгән "Пар канатлар" клубы аларны менә шушы ялгызлыктан аралау, тормышларын парлы, бәхетле итүнең төрле юлларын эзли. Мәдәни үзәктә клуб үткәргән чираттагы очрашуга бу юлы 65ләп кеше җыелган. Аның җитәкчесе Лена Гыймаева һәркем күңеленә юл таба, киренкелекне йомшарта белә, гомере буе азнакайлыларны никахлаштырып, бу мәсьәләдә зур тәҗрибә туплаган кеше. Викторина, биюләр, уеннар белән үрелеп барган танышу кичәсе бер тында үтте дә китте. Ханым-туташлар, ир-егетләргә нигә килгәннәренә үкенерлек булмады, рәхәтләнеп күңел ачтылар, аралаштылар. Бер-берсен ошатып, тагын да якынрак танышып алган 3 парга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев республиканың эстрада йолдызлары концертына билетлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ялгызаклар парын эзли