Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялгышып та өзмик!

Яз - чәчәкле, ямьле ай. Кар китүгә, җирдә тәүге чәчәкләр - умырзая, ландышлар пәйда булды. Әмма ничек кенә матур, хуш исле булмасыннар, өзәргә ашыкмыйк! Онытмыйк, алар Татарстанның Кызыл китабына һәм ТР Министрлар Кабинетының 1998 елның 17 декабрендәге «Кыргый декоратив үсемлекләрне җыюны тыю турында» 761нче карары нигезендә җыю тыелган үсемлекләр исемлегенә...

Яз - чәчәкле, ямьле ай. Кар китүгә, җирдә тәүге чәчәкләр - умырзая, ландышлар пәйда булды. Әмма ничек кенә матур, хуш исле булмасыннар, өзәргә ашыкмыйк! Онытмыйк, алар Татарстанның Кызыл китабына һәм ТР Министрлар Кабинетының 1998 елның 17 декабрендәге «Кыргый декоратив үсемлекләрне җыюны тыю турында» 761нче карары нигезендә җыю тыелган үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Бу чәчәкләрне җыйган өчен «Административ хокук бозулар турында» ТР Кодексында тиешле күләмдә штраф каралган.

Закон бозуларга юл куймау максатында «Чатыр-Тау» дәүләт тыюлыгы 23 апрельдән 15 июньгә кадәр экологик акция игълан итте. Җыю тыелган язгы адонис, кыңгырау чәчәк, ландыш, күкебаш, умырзая һ.б. үсемлекләрне өзүчеләр административ җәзага тартылачак.

«Чатыр - Тау» ГПКЗ администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев