Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якынча нәтиҗәләр игълан ителде

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстанда 7 процентлы чикне ике партия - «Бердәм Россия» һәм КПРФ узды. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узган. «Сайлауларда барлык 7 сәяси партия дә катнашты. ТР буенча сайлау участокларына...

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстанда 7 процентлы чикне ике партия - «Бердәм Россия» һәм КПРФ узды.

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узган. «Сайлауларда барлык 7 сәяси партия дә катнашты. ТР буенча сайлау участокларына килүчеләрнең саны 79,5 процент тәшкил итте, федераль дәрәҗәдә - 62,2 процент. Бу ТРда яшәүче халыкның сәяси вакыйгалар белән кызыксынуы, илебезнең киләчәгенә битараф булмавы турында сөйли»,- дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин.

Журналистлар белән очрашуда шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин катнашты. Ул журналистларны сайлауның якынча нәтиҗәләре белән таныштырды. «Бердәм Россия» партиясеннән кала, 7 процентлы чикне тагын бер партия - якынча мәгълүматлар буенча 10,59 процент тавыш җыйган КПРФ узды. «Бердәмроссиялеләр» күрсәткече - 77,83 процент. ТРда «Гадел Россия» 5,3 процент, ЛДПР - 3,48, «Яблоко» - 1,08 «Россия патриотлары» - 0,43, «Правое дело» - 0, 37 процент тавыш җыйган.

«ТР районнары буенча да, шәһәрләре буенча да сайлаулар нәтиҗәле узды», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Мәсәлән, безнең районда тавыш бирүчеләр 76,19 процент тәшкил итә. «Бердәм Россия» 70,43 процент, КПРФ - 17,41, «Гадел Россия» - 5,05, ЛДПР - 3,71, «Яблоко» - 0,98, «Россия патриотлары» - 0,45, «Правое дело» - 0,38 процент тавыш җыйган.

«Күзәтүчеләр дә күп булды - башка илләрдән 10-12 шәр вәкил, шул исәптән ОБСЕдан да», - дип сөйләде Ф.Мөхәммәтшин. Ул сайлауларда актив катнашулары, модернизация курсын яклаулары өчен татарстанлыларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев