Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якын туганнары, балалары, Бәзгетдинов Фәрид Габтрәүф улы һәм Бәзгетдинова Сания Минзи кызының алтын туйлары белән котлыйлар

Актүбә бистәсендә яшәүче Бәзгетдинов Фәрид Габтрәүф улы һәм Бәзгетдинова Сания Минзи кызының 18 март көнне алтын туйлары. Әти-әниебезне ихлас күңелебездән зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, үстергән балаларының игелеген күреп яшәүләрен, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез тигез, куанычлы гомер кичерүләрен телибез. Әти,әни! Җирдә кояш нуры балкыгандай Сез балкыйсыз безнең...

Актүбә бистәсендә яшәүче Бәзгетдинов Фәрид Габтрәүф улы һәм Бәзгетдинова Сания Минзи кызының 18 март көнне алтын туйлары. Әти-әниебезне ихлас күңелебездән зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, үстергән балаларының игелеген күреп яшәүләрен, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез тигез, куанычлы гомер кичерүләрен телибез.
Әти,әни!
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтлебез сезгә мәңгегә.
Туар елларда да тормышыгызның
Бөтен ягы булсын түгәрәк.
Сездән җылы алып һаман шулай
Гомер кичик әле бергәләп.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Онытмыйбыз сезне һич тә без.
Иң изге теләкләр белән: улларыгыз, киленнәрегез һәм оныкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якын туганнары, балалары, Бәзгытдинов Фәрит Габтрәүф улы һәм Бәзгытдинова Сания Минзи кызының алтын...