Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якты очкыннар күзләрдә генә булсын!

Яңа ел, әлбәттә, иң матур бәйрәмнәрнең берсе: матур итеп бизәлгән чыршы, бүләкләр белән килгән Кыш бабай һәм Кар кызы, шампан шәрабе... Кызганычка каршы, гыйнварның бу 10 көне шатлыкка гына күмелми шул. Бу чорда янгыннардан зыян күрүчеләрнең саны бермә-бер арта. Районның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Равил Хөсәенов белән әңгәмәбез шул...

Яңа ел, әлбәттә, иң матур бәйрәмнәрнең берсе: матур итеп бизәлгән чыршы, бүләкләр белән килгән Кыш бабай һәм Кар кызы, шампан шәрабе... Кызганычка каршы, гыйнварның бу 10 көне шатлыкка гына күмелми шул. Бу чорда янгыннардан зыян күрүчеләрнең саны бермә-бер арта. Районның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Равил Хөсәенов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Бәйрәмдә янгынның төп сәбәпләренең берсе: исерек хәлдә ут белән дөрес эш итмәү. Бәйрәмдә кешеләр еш кына спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке тарталар, аны сүндереп бетермиләр, шәмнәрне яндырып калдыралар.

Соңгы вакытта кышкы каникулларда дачага, шәһәр читендәге йортларга чыгу модада. Салкын бинага килеп кергәч, кешеләр аны тизрәк җылыту хәстәрен күрә. Берьюлы электр каминнарын, чәйнүкләрне кабызалар, мичкә ягалар. Ә бит болай кинәт җылытып җибәргәндә төрле чатнап китүләр, очкыннар барлыкка килә. Мичләрнең артык кызуы да янгыннарга китерә. Бу очракта мич стеналары һәм төтенчыккычлар үзлегеннән кабынып китәргә мөмкин. Утка якын куелган әйберләр, үзең ясаган һәм төзек булмаган электр җиһазлары да янгын куркынычы тудыра. Аларның куәте еш кына электр челтәре көчәнешен узып китә.

- Бәйрәм киче фейерверклардан башка узмый...

- Еш кына аны ару гына салып алганнан соң, кичен, я булмаса төнлә җибәрәләр. Еш кына бу янгын машиналарының шәһәр читенә чыгуы, дача, мунчаларны су белән коендыруына кайтып кала. Әле ярый бәйрәмдә катнашучылар үзләре котылып кала алса.

Пиротехника аттыру - куркыныч шөгыль. Мондый шартлаткычлардан балкон, йортлар гына янып калмый, ә бәлки кешеләр дә травма, пешү җәрәхәтләре алалар. Күпчелек очракта шартлаткыч корбаннары балалар була.

- Фейерверклар белән эш иткәндә нинди кагыйдәләр сакланырга тиеш?

- 18 яше тулмаган балаларга өлкәннәрдән башка пиротехникадан файдаланырга, аларны йорт түбәсе, балкон һәм башка шундый урыннардан җибәрергә рөхсәт ителми. Шулай ук алар янында тәмәке тарту да куркыныч. Пиротехник эшләнмәләрне бәрергә, утка ташларга, янып торган көйгә кулда тотмаска, фитилен яндырганда аңа йөз белән иелмәскә, сүнгәннән соң кабат яндырмаска кирәк.

Пиротехник эшләнмәләрне бинада кулланырга ярамый. Янып бетеп 5 минут үткәннән соң гына аңа якын килергә мөмкин.

- Төзек булмаган электр гирляндаларыннан янгын чыгу очраклары бармы?

- Әйе. Мондый хәлләр булмасын өчен түбәндәге киңәшләрне саклагыз: арзанлы гирляндалар (бигрәк тә базардан) алмагыз! «Фонариклар» төшкән тартмада Росстандарт билгесе булуы мәҗбүри һәм анда сыйфат сертификатыннан тыш янгынныкы да булырга тиеш. Бу билгеләр булмаса, аларны чыршыга элү тыела. Гирляндаларны алганда аның аз куәтлеләрен сайлагыз - лампочкалар азрак янган саен, ут чыгу куркынычы да кимрәк. Сатып алганда төргәктә рус телендә дә инструкция булуына, җитештерүче фирма, гирлянданың төре (чыршыга элү, урамда куллану, өйне бизәү максатында), аның куәте һәм электр көчәнешенә игътибар итегез. Берьюлы берничә (өчтән дә күбрәк) гирлянда кулланмагыз, урамга чыгып киткәндә һәм йокларга ятканда аларны яндырып калдырмагыз.

- Яңа ел алдыннан азнакайлыларга ни теләр идегез?

- Дәүләт янгын күзәтчелегенең район бүлеге хезмәткәрләре барча азнакайлыларны да бәйрәм белән котлап, аны имин каршылауларын тели. Шатлык очкыннары бары тик күзләрегездә генә сирпелсен! Бәйрәмдә Кыш бабай урынына янгын каскасындагы абыйлар килмәсен дисәгез, кагыйдәләрне саклагыз! Бәхетле Яңа еллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев