Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якты Күл халкы ходайдан яңгыр сорый

Чуваш халкы электән игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, уңыш алу күп тырышлык сорый.

Күп көч куеп та нәтиҗә булмаска мөмкин. Бигрәк тә вакытында яңгыр булмау. Чувашлар мондый очракта Алладан тыныч (давылсыз) яңгыр сорау йоласын үткәрәләр. Якты Күл авылы уңганнары язның матур көннәрендә өй кырындагы бакчаларына вакытында бәрәңге һәм башка кирәк-ярак яшелчә утырттылар, басуга иген чәчтеләр, тишелеп чыкканнарын көтәләр. Мондый кызуда тишелерләр микән? Көткән яңгыр яумагач, безнең тынгысыз авылдашлар озак уйлап тормыйча үзләре Ходайдан уңдырышлы яңгырны сорап алырга булдылар һәм борыңгы “Яңгыр боткасы” йоласын үткәрделәр. Табигать кочагында Аллага корбан итеп ботка пешереп, яңгыр сорап дога кылу йоласы узган гасырның 50-60 елларында үткәрелә иде. Ләкин йөзъеллык азагында җәйләр яңгырлы булды, тикмәгә җырланмагандыр: “Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт”...

Авыл балалары иртүк милли кием кигән зурлар җитәкчелегендә өйләр буенча йөрделәр, хуҗаларга игелекле сүзләр әйттеләр, изге гамәлләр теләделәр. Ә тегеләр үз чиратында балаларга төрле көрпәләр, май, йомыркалар бирделәр. Шактый гына ашамлык җыелгач, төркем гөр килеп, йола үткәрү урыны, изге чишмә буена юл тотылар. Балалар килүгә ир-атлар зур казан астына саклык чараларын күреп, учак якканнар, чишмә суын кайнатканнар инде. Соңрак кирәк булыр дип, берничә чиләк су да әзерләп куйганнар. Менә ботка пешеп тә җитте. Авылның өлкән яшьтәге апасы Тамара Тимофеевна Алладан бәрәкәтле яңгыр сорап, дога укыды, аңа авыдашлар да кушылды. Кырда игеннәр матур булып тишелсеннәр, бакчада җимеш агачлары чәчәк атсыннар, яшелчәләр үсенте бирсеннәр. Сокланырлык уңыш булсын, һәрберебезгә һәм барчабызга тыныч тормыш, бәхет бирсен Ходай.

Зур казаннан бүлеп биргән тәмле ботканы ашап туйгач, балалар бер-берсен чишмә суы белән коендыра башладылар, чишмә буе гөрләп торды. Авыл халкы теләгенә иреште: 20 май, төнлә, бәрәкәтле җылы яңгыр явып узды.

Мәҗит Ибрагимов, Ухтияр Илюхин, Якты Күл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев