Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз, Гөлчәчәк Садретдинова шигырьләре

Эрет мине Сиңа гына атап җырлар язам, Йөрәгемнән ташый назларым. Сөю гөлем буген шау чәчәктә, Кабатлана яшьлек язларым. Шаян җилләр булып сарыл, әйдә, Иңнәремә минем сак кына. Безнең әле барын сокландырып Гөрләттереп яшәр чак кына. Кочагыңа ал да эрет мине, Күтәр әле җиде күкләргә! Асылташлар вәгъдә итсәләр дә, Алыштырмам сине...

Эрет мине

Сиңа гына атап җырлар язам,

Йөрәгемнән ташый назларым.

Сөю гөлем буген шау чәчәктә,

Кабатлана яшьлек язларым.

Шаян җилләр булып сарыл, әйдә,

Иңнәремә минем сак кына.

Безнең әле барын сокландырып

Гөрләттереп яшәр чак кына.

Кочагыңа ал да эрет мине,

Күтәр әле җиде күкләргә!

Асылташлар вәгъдә итсәләр дә,

Алыштырмам сине бүтәнгә!

Язмышымның затлы бүләге син,

Насыйп ярым, парлы канатым.

Җанымнан да артыгырак күреп,

Гомерлеккә сине яраттым.

Бәхет

Җиңел килгән бәхет бер ни түгел,

Яулап алган бәхет кадерле.

Бәхет атауына юллар ерак,

Шунсы бераз өтә бәгырьне.

Гомер буе кемдер тоймый яши

Иңнәренә кунган бәхетне.

Кайберәүләр исә бәхет санап

Ялгышалар алтын тәхетне.

Бу дөньда яшәү - үзе бәхет,

Алышмаслык алтын-көмешкә.

Риза булып яши белик, дуслар,

Үзебезгә язган өлешкә!

Юлларда безнең язмыш

Чакрымнарны саный-саный

Күпме юллар үтәбез.

Салмак кына гомеркәйнең

Йомгакларын сүтәбез.

Юлларда үтә гомерләр,

Юлларда безнең язмыш.

Бәрәкәтле тигез юлдан

Тайпыла күрмик ялгыш.

Уңышлы сәфәрләр көтсен

Юлның һәрбер чатында.

Исән йөрик, безне өйдә

Көтүчеләр хакына.

Озын булса,әйдә булсын,

Тик соңгысы булмасын.

Фәрештәләр юлыбызга

Изге теләк юрасын!

Бәхетле булырга хакым бар

Сындырып сынады язмышлар,

Өтәли җанымны ялкыннар.

Минем дә йөрәгем таш түгел,

Бәхетле булырга хакым бар!

Сабырлык канатым каерып

Куеныма үрелә салкыннар.

Шулай да мин әле бирешмим,

Бәхетле булырга хакым бар!

Яшемне яшерәм читләрдән,

Үземә бирелгән антым бар.

Елмаям елардай чакларда

Бәхетле булырга хакым бар!

Язмышым бер тотам җибәрми

Ияреп йөрсә дә артымнан.

Бу якты дөньяда минем дә

Бәхетле булырга хакым бар!

Сүз көче

Зур тылсымга ия сүзләр -

Шатландыра, елата да,

Сөендерә, көендерә,

Кирәк чакта җырлата да.

Утка ата, суга сала,

Яндыра да, көйдерә дә,

Тилертә дә, биздертә дә,

Гашыйк итеп сөйдертә дә.

Бер сүз кайчак кешеләрне

Дус та, дошман итә ала.

Хаттә ябык ишектән дә

Үтәр өчен җаен таба.

Киендерә, чишендерә,

Азындыра, тузындыра,

Калтырата, аптырата,

Туңдыра да, кыздыра да.

Кодрәтле дә, шөһрәтле дә,

Сүз көченә юктыр тиңнәр.

Юкка мени: "Сүз дөньяда -

Иң-иң көчле корал!" - диләр.

Гомер үтә

Гомер үтә, үсә балалар да,

Әти-әни хәзер үзебез.

Тормыш йөген күндәм ат шикелле

Сабыр гына тарткан көнебез.

Килешмәсә фикер-уйларыбыз

Уфтаныплар кайчак куябыз.

Үзебез дә, юкса, кайчан гына

Шул балалар кебек булганбыз.

Эчтә дөрләп кайнар ут янса да,

Сиздермичә һичбер кешегә,

Әти-әни һәрчак кичерә шул

Тозлы яшен йотып эченә.

Бездә дә бит булган ялгышлыклар,

Үҗәтлек тә булган, хата да.

Вакытында килә алсак иде

Гафу сорап ана-атага.

Чистартасы иде...

Гөнаһ кылмый тәүбә итми кеше...

Сабак ала аннан, билгеле.

Шуны аңлар өчен хыянәткә

Бармый калу авыр идеме?

Тыелганның җимешләре һәрчак

Татлырак шул безгә тоела.

Өлгермисең хаттә үрелергә,

Кулга тими җиргә коела.

Тыштан ымсындырып торганнарның

Бик еш кына эче бозыла.

Күпләр алдын-артын абайламый

Шундыйларга никтер кызыга.

Терсәк якын, әмма тешләп булмый,

Хата арты хата кылына.

Биеп торгач һаман кубызына

Әйләнәбез шайтан колына.

Җиргә туган гөнаһ җимешләре

Гамәлләрне безнең аңлармы?

Арынасы иде бу шакшыдан,

Чистартасы иде җаннарны...

Алтын бөртегем(җыр)

Син минем тулган аем,

Җимешем, җаныкаем,

Яратам сине еллар узган саен.

Бәгырем, йөрәк маем,

Кабатлыйм табып җаен,

Дөньяма нур сибүче кояшкаем.

Кушымта:Син бит минем меңнәр арасыннан

Сайлаган алтын бөртегем.

Гел янәшә каршы алсак иде

Гомернең туар һәр көнен.

Күземнең син карасы,

Йөрәгемнең парәсе,

Тиңем итеп сайлаган насыйп ярым.

Сине сөеп туялмам,

Бердәнберем, багалмам,

"Яратам!"дип, кабатлыйм тагын, тагын.

Синсез мин яши алмам,

Бер минут та торалмам,

Яшәвемнең мәгънәсе бит син парым!

Мәңге шулай янәшә

Былбыллардай гөрләшеп

Үтсәк иде бергә гомер юлларын!

Хисләремне сынама(җыр)

"Матурым да, матурым!" - дип,

Хисләремне сыныйсың.

Яраткан булып шаярып,

Минем белән уйныйсың.

Яулар өчен йөрәгемне

Ни кирәген беләсен.

Буш вәгъдәләр кирәк түгел,

Ялган таулар өймә син!

Балкып торган маягым бул

Яктыртучы юлымны,

Бергә үтик гомер юлын

Бирче миңа кулыңны.

Үтәрсеңме биргән вәгъдәң,

Торырсыңмы сүзеңдә?

Ихлас микән сөюләрең,

Кара әле күземә!

Минем керсез мәхәббәтем -

Сиңа иң зур бүләгем.

Хисләремнән гөлләр үреп,

Юлларыңа тезәмен.

Юк, кирәкми, андый гөлләр,

Бүләк ит йолдызларны!

"Сөям!" - дигән сүзең белән

Алдап йөрмә кызларны!

Гомерлек итеп ярат

Бер очраклы күрешүдән

Кабынды җанда ялкын.

Син бит миңа, бәгырькәем,

Күз алмам кебек якын.

Тормышның урау юлыннан

Ашыгам сиңа таба.

Сөюебез чаткылары

Уттан суларга сала.

Кем уйлаган, юлларыбыз

Кушылыр диеп кабат.

Чит-ятларга бирмә мине,

Гомерлек итеп ярат!

Ашкынулы йөрәгемә

Тапчы берәр дәвасын.

Яратыплар туя алмыйм

Син сандугач баласын!

Бәхетле гаилә

Бәхетле гаилә - җирдәге

Җәннәт үзәге.

Тормышларның пакъ өлгесе,

Сафлык үрнәге.

Бәхетле гаилә нигезен

Бизи татулык.

Сөю-сәгадәттән бөрки

Садә матурлык.

Бәхет бакчасы гөлләре

Шау чәчәк ата.

Фәрештәләр анда һәрчак

Торалар сакта.

Бәхетле парларга берүк

Күзләр тимәсен.

Яман телләр керләмәсен

Сөю сүрәсен.

Сабыйларның шат авазы

Берчак тынмасын.

Һәр гаиләгә туар таңнар

Бәхет юрасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташыбыз, Гөлчәчәк Садретдинова шигырьләре