Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбызга тавыш бирик

Республика порталында "РЕСПУБЛИКА ТАРИХЫНДА ҮЗЕҢНЕ ТАП» конкурсы дәвам итә.

Әлеге бәйгедә якташыбыз Корбанов Алгиз катнаша. 

Игелек юлында

Әтиләре улларына иң кирәк чакта, алда әле тормышның четереклы, сынаулы чорлары өелеп торганда якты дөньядан китеп бара шул аларның. Әти ни әйтер иде микән, дип киңәшләшәсе, аның акыллы фикерләрен ишетәсе килгән чаклары әле дә күп була Алгизның.  Алдына  зур максатлар куеп, тәвәккәллек күрсәтеп, үз эшен башлап җибәргәненә дә инде 10 ел. Шушы дәвер эчендә аның транспорт хезмәте күрсәтү оешмасына халыктан никадәр генә рәхмәт сүзләре ишетелмәде!

Хәер, бу юлы сүзебез аның бизнесы, 20 кешене эшле итүе турында да,  кабинетын бизәгән Татарстан Республикасы юл һәм транспорт министрының Рәхмәт хатлары, күпсанлы диплом, грамоталары, пассажирларның рәхмәт сүзләре  турында да түгел, ә эшмәкәр егетнең киң күңеленә сыйган игелекләре хакында.

Әти-әниеңнең туган авылын зурлауда, аны төзек, матур итүдә анда үзең яшәмәсәң дә өлеш кертеп була. Моны Алгиз Корбановның игелекле гамәлләре дәлилли.  

– Мөслим районының Баланлы авылында Алгизның әбисе яши, әнисенең туган авылы. Корбановлар гаиләсенең шушы авылның матур бүгенгесе, өметле киләчәге өчен җан - фәрман тырышуларына таң калырлык. 3 ел рәттән Сабантуебызда милли көрәшнең тулы спонсоры булып көрәш бәйгесен оештырулары, алып барулары, авылыбызның “Корбангали” мәчете өчен мөнбәр эшләү, ифтар ашлары уздыру, мәчетнең 20 еллык юбилеена багышлап, бар катнашучыга җитәрлек итеп истәлек бүләкләре әзерләп, Корьән укучылар бәйгесе, “Йөрәктән-йөрәккә” дип аталучы хәйрия ярминкәләре үткәрү дисеңме... – дип яза авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. –Җирлегебездә узган елларда оештырылган, Алгиз инициаторы һәм матди ярдәмчесе булган бу матур гамәлләребезне санап узар өчен генә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде. Тынгы белмәс егетебез хәзер авыл башына матур итеп элмә такта ясау белән мәшгуль. Исеме генә дә ни тора бит: “Баланлым - бәллүр бишегем!”. Шушындый егетләр барда авылыбыз яшиячәк. Аның күркәм гамәлләре белән яшьләргә үрнәк, өлкәннәргә куаныч булган ул - кызлары, оныклары белән ихластан горурланабыз. 

Корбановлар фамилиясе әнә шулай Азнакайда гына түгел, күршедәге Мөслимдә дә бик күпләргә таныш. Көрәшче, тренер, бик күп балаларга сөлге тоттырган, келәмдә дә, тормышта да гадел, чиста, тырыш, ихлас булырга өйрәткән әтисе  Фәриттән алган тәрбияне Алгиз тормыш девизы иткән. Абыйлы – энеле Алмаз һәм Алгиз Корбановлар әтиләре Фәрит Камил улы истәлегенә берничә ел рәттән көрәш буенча Республика турнирлары оештырып киләләр. Аларда ел саен 300 дән артык келәм батырлары катнаша...

Эшмәкәрләрдән ярдәм сораучылар күп. Алгиз да райондашларына  транспорт белән дә, акчалата да ярдәм итеп тора. Үзебезнең “Маяк” газетасы редакциясенең дә уң кулы ул. Соңгы елларда Актүбәдәге әбүнәчеләребезгә газетаны вакытында китереп торуда аңа таянабыз. Кылны кырыкка ярырдай чаклары булуга карамастан, беркайчан да гозеребезгә каршы килгәне, газета илтү графигын өзгәне юк. 

Газетабызны көтеп алган әбүнәчеләребез, аны аларга җиткерүдә ярдәм кулы сузган Алгиз Корбанов кебекләр булганда Илүсә ханым авыл хакында әйткәнчә, газетабыз да яшиячәк әле.

Алгиз өчен тавыш бирегез түбәндәге сылтама буенча http://100tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев