Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз иҗатына зур бәя бирелде

Азнакай егете, Россия Герое Ильяс Даудиның әфган сугышы вакыйгалары яктыртылган “В круге Кундузском” роман-трилогиясе Мәскәүдә Россия тарихи җәмгыять штабында тәкъдир ителде.

РФ Саклану министрлыгы җыентыкка зур бәя бирде. “Китап Россия Хәрби Көчләренең шәхси составы һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә мөһим өлеш кертә. Берничә дәнәсе министрлык һәм Баш хәрби-сәяси идарә, Россия Армиясе үзәк йорты китапханәләренә тапшырылды. Сезнең тарихи вакыйгалар чагылдырылган хәрби-тематикадагы әдәби-документаль басмагыз илебезнең барлык гражданнары өчен актуаль. Аны тамашачы аудиториясенә чыгару мәслихәтлеген дә җиткерәбез”, – диелә бу бәяләмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев