Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшылыкны әйтеп эшләмиләр

Мин Ютазы районы Бәйрәкә авылында туып үстем. Күршеләрем - Сирин Хәйруллиннар гаиләсе. Бу гаилә белән бик тату, ярдәмләшеп яшәдек. Аның белән Бәйрәкә урта мәктәбендә белем алдык. Ул рус, ә мин татар классында укыдык. Дуслар идек, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнаштык, Сирин мәктәп газетасына рәсем ясый, ә мин яза идем. Ул...

Мин Ютазы районы Бәйрәкә авылында туып үстем. Күршеләрем - Сирин Хәйруллиннар гаиләсе. Бу гаилә белән бик тату, ярдәмләшеп яшәдек. Аның белән Бәйрәкә урта мәктәбендә белем алдык. Ул рус, ә мин татар классында укыдык. Дуслар идек, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнаштык, Сирин мәктәп газетасына рәсем ясый, ә мин яза идем. Ул бик яхшы укыды, мин аннан һәрчак үрнәк алдым. Хәтерлим: мәктәптә төрле смотр-концертлар, бәйрәмнәр бик күңелле уза иде. Сирин укыган сыйныф малайлары һәрчак солдат киеме киеп, я солдат, я матрос биюен башкаралар иде. Ул кечкенәдән үк үзен чыныктырды, хәрби булырга әзерләде. Озын шинель, күнитек, шлем киеп бәрәңге бакчасын әллә ничә урап йөгерә, аннан соң өеп куелган тирес өстенә менеп, берничә сәгать кыймылдамыйча басып тора, таш ыргытсаң да кымшанмый иде. Анда торганда шулай ук шинель, күнитек, агачтан ясалган мылтыгы булыр.

Мәктәпне тәмамлагач, әлбәттә инде ул хәрби училищега Саратовка укырга керде, аннан соң Мәскәүдә хәрби академия тәмамлады, үзе белән бер сыйныфта укыган Рәмзия исемле кызга өйләнде. Алар икесе дә уңган һәм булган, ике як әти-әнине дә якын күреп кайтып йөрделәр. Хәзер исә Сириннең әнисе генә исән. Кайтып, йорт-җирләрен ялт иттереп торалар. Бу тату гаиләдә бер кыз һәм бер ул үсте. Алар икесе дә югары уку йортларын тәмамлап, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Улы әтисе кебек үк хәрби кеше. Бәхетле әби белән бабай бүгенге көндә оныкларын сөяләр.

Минем балачак дустым Сирин Хәйруллин дәрәҗәле, зур урыннарда эшләде. Азнакай районы халкының яраткан «Маяк» газетасына язуым юкка гына түгел. Чөнки ул шактый еллар Азнакай шәһәре эчке эшләр бүлеген җитәкләде, район халкы иминлеген саклауда үзеннән зур өлеш кертте. Отставкадагы полковник бүгенге көндә саклык банкында куркынычсызлык бүлеге баш инспекторы булып эшли.

Мин үз тормышымда бик күп авырлыклар күрдем, нык авырдым. шуңа да дөреслек эзләп милициядә дә, сырхауханәләрдә дә йөрергә туры килде. Хәйруллиннар яхшылыкны әйтеп эшләмиләр, ләкин мин күршемнең ныклы ярдәмен, яхшылыгын һәрдаим күңелем белән тоеп яшәдем. Бүгенге көндә үз аякларыма басып йөрүем, сау-сәламәт булуым өчен игелекле күршем һәм Урыссу, Җәлил, Әлмәт, Казан табибларына бурычлымын.

Бу көннәрдә Сирин Миннехәер улы үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Яшьлек дустымның үз игелекләре үзенә меңе белән кайтсын иде дип теләкләр телим.

Нурия АБДУЛЛИНА, Җәлил бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев