Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшы хезмәт итегез!

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият бүләкләрен тапшыра Хәрби хезмәткә алынган Азнакай егетләренең беренче командасын тантаналы рәвештә армиягә озаттылар. Егетләрне хакимият вәкилләре һәм хәрби хезмәт ветераннарының хәер-фатыйха сүзләре белән озату яхшы гадәткә әверелде. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башлыгы һәм депутатлар исеменнән сәламләп, аларның уңышлы, имин хезмәт итеп кайтуларын...

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият бүләкләрен тапшыра

Хәрби хезмәткә алынган Азнакай егетләренең беренче командасын тантаналы рәвештә армиягә озаттылар.

Егетләрне хакимият вәкилләре һәм хәрби хезмәт ветераннарының хәер-фатыйха сүзләре белән озату яхшы гадәткә әверелде. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башлыгы һәм депутатлар исеменнән сәламләп, аларның уңышлы, имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Илшат Исламов, Актүбә православие храмы башлыгы Сергий атакай һәм башкалар егетләргә хәер-фатыйхаларын бирде. Аларга ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин сәламләүләре язылган истәлекле кулланмалар һәм кул сәгатьләре бүләк иттеләр.

Бу язда Азнакай районыннан 100 дән артык егет хәрби хезмәткә китә. Аларның күбесе - профессиональ уку йортларының чыгарылыш укучылары. Хәрби комиссариат юлламалары буенча кайберләре хәрби-учет белгечлеге алды. Быел хезмәткә С категориясенә укыган шоферлар китә. Егетләрнең байтагы Байкал аръягында хезмәт итәчәк.

ТР хөкүмәте хәрби хезмәткә алынганнарны кәрәзле телефон һәм беренчел кирәк-ярак әйберләре тупланган махсус сумкалар белән тәэмин итә. Һәр солдат аена 30 минут бушка сөйләшә ала, әлеге чыгымнарны Татарстан хөкүмәте үзе түли.

Тынлы оркестр уйный... Егетләрне әти-әниләре, якыннары, дуслары озата... Хәерле юл, солдатлар! Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз!

Айгөл Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев