Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңгырлар Азнакай игенчеләренә урак эшләрен тәмамларга киртә булмасын

Табигать шартларының бераз көйсезләнүе игенчеләребезгә урып-җыю эшләрен башкаруда авырлыклар тудыра. Әмма алар булган бар мөмкинлекләрне табып, игеннәрне җыйнап алуны дәвам итәләр. Бүгенге көндә районда планда каралганның 53 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар. Барлыгы 32,8 мең гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 82 мең тонна (мәгълүматлар 21 августка) ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача...

Табигать шартларының бераз көйсезләнүе игенчеләребезгә урып-җыю эшләрен башкаруда авырлыклар тудыра. Әмма алар булган бар мөмкинлекләрне табып, игеннәрне җыйнап алуны дәвам итәләр. Бүгенге көндә районда планда каралганның 53 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар.

Барлыгы 32,8 мең гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 82 мең тонна (мәгълүматлар 21 августка) ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 25 центнер уңыш чыга. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу һәм уңышны саклау өчен һәрбер хуҗалык тәүлегенә урып-җыю мәйданының 4 процентын урырга тиеш.


Яңгырлар, туфрактагы дым көзге чәчү эшләрен башкарырга бер дигән шартлар тудыра. Хуҗалыклар бөтен технологияләрне дә саклап, чәчүгә керештеләр.

Стәрле җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшчәннәре 2014 елның урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгулары турында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рапорт бирделәр. Уңыш гектарыннан уртача 31, 8 центнер чыккан, тулай җыем 27 000 центнер.

Стәрлелеләр җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык, терлекләргә фураж, халыкка бирергә арыш, арпа һәм бодай салып куйганнар. Бүгенге көндә көзге чәчү, җир эшкәртү эшләрен уңышлы башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгырлар Азнакай игенчеләренә урак эшләрен тәмамларга киртә булмасын