Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлда ял паркы булачак

Яңа Юл микрорайоны үзе бер зур бистә булып, биредә яшәр өчен уңайлыклар елдан-ел арта.

Азык-төлек һәм төзелеш, хуҗалык кирәк-яраклары сатыла торган берничә кибете, балалар бакчасы, мәчете, мәдәният йорты, фельдшерлык пункты, аптекасы бар. Әле күптән түгел яңа мәчет төзелә башлады. Үзәк урамнарда тротуарлар салынды, таш юллар түшәлә. Әлбәттә, бар уңайлыкларны да берьюлы эшләп бетереп булмый. Халыкны борчыган сораулар җитәрлек. 20 августа күп функцияле үзәк каршында узган бәйрәмдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахмановка мөрәҗәгатьләрдә алар ачык чагылды.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров район җитәкчелегенә, депутатларга булган проблемаларны хәл итүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткереп, Яңа Юлда инеш буенда ял паркы төзеләчәген дә белдерде. Әле спорт мәйданчыгы да булачак. 

Бәйрәмне район-шәһәр Мәдәният йорты сәнгатькәрләре җыр-моңнары белән бизәделәр, балалар өчен уеннар оештырылды.

Сөйләшүләр, фикер алышулар чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев