Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлда булган янгын укытучы Әлфия Галиеваның гаиләсен йортсыз калдырган

Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп китте. Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе, Кәтем авылы шәхси хуҗалыкларында көчле янгыннар булды. Яңа Юл бистәсендә ике катлы йорт тулысынча янып беткән. Хуҗалар өйдә булмаган, күршеләре йорт ныклап яна башлагач кына күреп алып, янгын бүлегенә хәбәр итәләр. 24 нче...

Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп китте. Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе, Кәтем авылы шәхси хуҗалыкларында көчле янгыннар булды.

Яңа Юл бистәсендә ике катлы йорт тулысынча янып беткән. Хуҗалар өйдә булмаган, күршеләре йорт ныклап яна башлагач кына күреп алып, янгын бүлегенә хәбәр итәләр. 24 нче һәм 87 нче янгын частьләре ут сүндерүчеләре утның тирә-юньгә таралуына юл куймый, әмма йортны коткарып кала алмыйлар: ул тулысынча янып бетә. Гомере буе мөгаллимә булып эшләгән Әлфия Галиева гаиләсе әнә шулай чатнама кышкы суыкта йорт-җирсез, яшәү чыганаксыз кала.

Статистика мәгълүматлары көчле салкыннар чорында янгыннарның көчәюе хакында сөйли. Чөнки бу чорда кешеләр көчле җылыту җиһазларыннан файдаланалар, ә электрүткәргечләр мондый йөкләнешне күтәрә алмый. Район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә тагын да игътибарлырак һәм сак булырга: балаларны йортта үзләрен генә калдырмаска; мичләрне өч сәгатьтән дә озаграк якмаска, карап торырга; кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланмаска, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.

Әйе, бәла-казадан беребез дә хали түгел. Мондый хәлнең авырлыгын үз башына төшкән кеше генә беләдер ул. Хөрмәтле азнакайлылар, якташларыбызның кайгы-хәсрәтен бераз гына булса да җиңеләйтик, ярдәм кулы сузыйк! Ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез:

423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22 йорт. Азнакай муниципаль районы "Азнакай" Фонды.
№40703810423020000016
ОАО "АК БАРС" Банк г.Казань ИНН/КПП 1643011057/164301001
ОГРН 1091600002010
Кор.Счет. 30101810000000000805
БИК 049205805
Галиева Әлфия Гыйльметдин кызына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юлда булган янгын укытучы Әлфия Галиеваның гаиләсен йортсыз калдырган