Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа микрорайонга нинди исем бирелер?

Узган шимбәдә иҗтимагый совет әгъзалары катнашында район һәм шәһәр Советларының даими комиссияләре утырышында шәһәрнең төньягында яңа оешучы микрорайонга, аның урамнарына исемнәр бирү мәсьәләсе каралды. Сабантуй мәйданы ягыннан күп балалы гаиләләргә шәхси йорт төзелеше өчен бушлай җир участоклары биреләчәк. Районда барлыгы 522 шундый гаилә бар. Бүгенге көндә 261 гаиләдән гариза кергән...

Узган шимбәдә иҗтимагый совет әгъзалары катнашында район һәм шәһәр Советларының даими комиссияләре утырышында шәһәрнең төньягында яңа оешучы микрорайонга, аның урамнарына исемнәр бирү мәсьәләсе каралды.

Сабантуй мәйданы ягыннан күп балалы гаиләләргә шәхси йорт төзелеше өчен бушлай җир участоклары биреләчәк. Районда барлыгы 522 шундый гаилә бар. Бүгенге көндә 261 гаиләдән гариза кергән инде. Яңа микрорайонда 6 урам булачак.

Даими комиссия һәм иҗтимагый совет әгьзалары микрорайон атамасын тикшергәндә Сабантуй һәм ул урнашкан тауның тарихи атамасын истә тотып, Күчкәй тавы дигән исемнәргә тукталдылар. Урамнарга тәкъдим ителгән исемнәрдән Урман яны, Бәхетле, Сабантуй, Спорт, Аккош, Күчкәй тавы дигәннәре хупланды.

Даими комиссияләр әлеге тәкъдимнәрне депутатлар тикшерүенә куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев