Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа җиһаз мөмкинлекләр бирә

2010 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгыннар, кешеләр күп булган, катлаулы корылмаларда зур янгын җәелү куркынычы турында мәгълүматларны тапшыру һәм эшкәртү мониторингы программалы-аппарат комплексыннан (алга таба -җиһаз) файдалана башлады. Җиһазның төп бурычы - янгын сигнализациясе янып китүнең беренче билгеләрен сизүгә үк объект персоналыннан башка гына турыдан-туры янгын частена яки...

2010 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгыннар, кешеләр күп булган, катлаулы корылмаларда зур янгын җәелү куркынычы турында мәгълүматларны тапшыру һәм эшкәртү мониторингы программалы-аппарат комплексыннан (алга таба -җиһаз) файдалана башлады.

Җиһазның төп бурычы - янгын сигнализациясе янып китүнең беренче билгеләрен сизүгә үк объект персоналыннан башка гына турыдан-туры янгын частена яки кризислы хәлләрдә идарә үзәге дежур-диспетчер хезмәтенә бер минут эчендә сигнал җибәрү. Бу, үз чиратында, янгын сүндерүчеләргә аны башында ук (10-20 минуттан соң) сүндерүгә керешү мөмкинлеге биреп, янгынның зыянын киметүгә ярдәм итәчәк.

Әлеге җиһаз элемтәнең барлык каналлары аша үтә, шулай да төп канал булып МЧС өчен бирелгән радиоканал тора.

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге норматив документлар нигезендә мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары, картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары биналары янгын частена автомат янгын сигнализациясе мәгълүматларын тапшыру каналы белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Р.Зарипов, ТРның Азнакай районы буенча ОНД начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев