Һәр елны районыбызда предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә.
Быел да коллективлар бәйрәмгә яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр. Дүшәмбе көнне атналык киңәшмәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Сәнәгать предприятиеләре арасында беренче урынны «Азнакайнефть» идарәсе яулады. Икенче урынны «Востокнефтеспецмонтаж» һәм Азнакай җылылык челтәре предприятиеләре бүлеште. «Азнакай сөте» җәмгыяте өченче...
Һәр елны районыбызда предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә.
Быел да коллективлар бәйрәмгә яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр. Дүшәмбе көнне атналык киңәшмәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Сәнәгать предприятиеләре арасында беренче урынны «Азнакайнефть» идарәсе яулады. Икенче урынны «Востокнефтеспецмонтаж» һәм Азнакай җылылык челтәре предприятиеләре бүлеште. «Азнакай сөте» җәмгыяте өченче урынга лаек булды.
«Иң яхшы социаль объект» номинациясендә беренчелек мәгариф идарәсе кулында. Азнакайлылар мәктәпләрнең, балалар бакчаларының әкияти бизәлешенә, педагогларның киң фантазиясенә игътибар итми калмаганнардыр.
Икенче урында - физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, өченче урында - Азнакай район үзәк сырхауханәсе.
Авыл җирлекләре арасында иң матур бизәлеш Әгерҗедә дип табылды. Шулай ук Мәсгут (икенче урын) һәм Үчәлле (өченче урын) җирлекләре дә җиңүчеләр сафында.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев