Әле генә аяк баскан яңа елда азнакайлыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Бүген аларның кайберләренә тукталып үтәрбез.
Агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясала башлады.
Әмма ташлама дигәч тә, әлбәттә, аннан барлык кешеләр дә файдалана алмый. Мәсәлән, исерек килеш машина руле...
Әле генә аяк баскан яңа елда азнакайлыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Бүген аларның кайберләренә тукталып үтәрбез.
Агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясала башлады.
Әмма ташлама дигәч тә, әлбәттә, аннан барлык кешеләр дә файдалана алмый. Мәсәлән, исерек килеш машина руле артына утыручылар, транспорт белән "права"сыз идарә итүчеләр, исерек кешегә машина бирүчеләр, медицина тикшерүе узудан баш тартучылар, дәүләт теркәве узмаган транспорт чарасы белән идарә итүчеләр, юл-транспорт фаҗигасен китереп чыгаруда гаепләнүчеләр, светофорның кызыл утына чыгучылар һәм даими тизлек арттыручылар ташламалардан файдалана алмый.
Штрафларны исә uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында мөстәкыйль рәвештә тикшереп була.
Ә иң яхшыcы - кагыйдә бозмаска!
Сүз уңаеннан, узган ел район буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан кагыйдә бозучы машина йөртүчеләргә карата 7344 беркетмә төзелгән.
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Эшләүче пенсионерларга бу яңалык кагылмый. Бүген безнең районда гомер итүче пенсионерларның саны - 19935 кеше. Аларның 7084е - төрле-оешма предприятиеләрдә хезмәт куя.
15 гыйнвардан гамәлгә керәчәк закон нигезендә, бурычлы машина хуҗалары җәяүлегә әйләнмәгәе. Ник дигәндә, суд приставлары штрафлары 10 мең сум тәшкил иткән бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге ала. Әлеге закон, машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла.
80 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләрдән капремонтка взнос алынмаячак. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге закон да ел башыннан үз көченә керде. Канун нигезендә, 70 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнар взносның илле процентын гына түләячәк.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев