Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел видеобәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланып китте

Декабрь башында "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендәге "Шифа" сәүдә челтәре белән берлектә Яңа ел бәйгесе игълан иткән иде. Бүген сайтыбызда бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү башланып китте. Сезнең игътибарга Зөлфия Шәрипова "Әтәч яшеллек ярата", Илзар Миргасыймов "Әтәч - тәмлетамак" һәм Надежда Авзалова "Дәртле әтәч" салатларын тәгъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә Сез...

Декабрь башында "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендәге "Шифа" сәүдә челтәре белән берлектә Яңа ел бәйгесе игълан иткән иде.

Бүген сайтыбызда бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү башланып китте. Сезнең игътибарга Зөлфия Шәрипова "Әтәч яшеллек ярата", Илзар Миргасыймов "Әтәч - тәмлетамак" һәм Надежда Авзалова "Дәртле әтәч" салатларын тәгъдим иттеләр.

Әлеге бәйгедә Сез дә катнаша аласыз! Яңа ел табынына яшелчәләргә Әтәч үлеп яраткан яшеллек (укроп, суган, петрушка һ.б.) кушып, телне йотарлык эксклюзив салат ясый һәм аны видеога төшереп, безгә җибәрегез.

Бәйге таләпләре түбәндәгечә:

  • салатка кушыла торган ингредиентлар "Шифа" сәүдә үзәгеннән сатып алынган булырга тиеш (чекны сакларга, фотосын беркетеп җибәрергә),

  • салат әзерләү процессын 2 минутлык видеороликкатөшерергә,

  • видеороликны aznakaevo.online@mail.ru. электрон почтага җибәрергә кирәк.

Видеорецептлар www.aznakaevo-rt.ru сайтындагы бәйгеләр бүлегендә урынды.

Ә иң яхшылары сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Тавыш бирү бүген башланды, 29 декабрьдә 16.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

Җиңүчеләрне "Шифа" сәүдә үзәгенең кыйммәтле сертификатлары көтә!

Беренче видеорецепт БИРЕДӘ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел видеобәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланып китте