Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел мөрәҗәгате

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Хөрмәтле азнакайлылар, район кунаклары! Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итеп алыгыз! Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз, ул китергән барлык яхшылыкларны искә алабыз. Ә узган 2011 елда яхшы гамәлләр, игелекле эшләр аз булмады....

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы

Хөрмәтле азнакайлылар, район кунаклары!

Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итеп алыгыз!

Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз, ул китергән барлык яхшылыкларны искә алабыз. Ә узган 2011 елда яхшы гамәлләр, игелекле эшләр аз булмады. Азнакай районының 80 еллык юбилее, Азнакай бораулау эшләре идарәсенең - 60, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең - 55 еллык юбилейлары 2011 елның иң истәлекле вакыйгалары булды.

Юбилейга хәзерлек шәһәр һәм районны төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүреш, хезмәт шартларын яхшырту, ялын оештыру белән бәйләнеп барды. Шәһәребез тагын да үсте, чәчәк атты. Торак төзелеше һәм капиталь ремонт эшләре бар куәтенә барды. 2011 елда 22 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, яки 274 гаилә өй туйларын үткәрде. Яңа елга кергәндә моннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме!

Шәһәрдә һәм торак пунктларда яшәүчеләрнең үзләренең дә активлашуын, урамнар, яшәгән йортлары, ишек алларын матурлау һәм төзекләндерүдә зур өлеш кертүләрен билгеләп узарга кирәк. Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын техник төзек хәлдә тоту өлкәсендә дә җитди эш башкарыла.

Тузган торак программасы да уңышлы эшләп килә. Агымдагы елда Актүбә бистәсендә тузган торакта яшәүче 58 гаилә өчен Федераль программа нигезендә ике торак йорт тәзелде. Төзелеш эшләре алдагы елларда да планлаштырыла.

Азнакай районы юллары элек-электән югары сыйфатлы булулары белән аерылып торды. Быел төрле дәрәҗәдәге 35,5 километр юлларның торышы яхшырды. 7 километр озынлыкта Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе юллары тәзекләндерелде.

Үсемлекчелек һәм терлекчелек Азнакай муниципаль районы агросәнәгать комплексында төп юнәлешләр булып тора. Ике ел рәттән килгән зур корылык нәтиҗәсендә авырлыклар кичергән авыл хуҗалыгы быел аякка басты. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 150 мең тонна уңыш җыеп алынды (2010 елда 16,8мең тонна гына иде), иген уңышы гектарыннан 30 центнерга җитте. Бүген терлекләрне уңышлы кышлатып чыгарып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен арттыруга тулы ышаныч бар.

2011 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү максатында 235 авыл кешесе 51 млн. сумнан артык субсидияле кредит алды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бер өлешен крестьян-фермерлык хуҗалыклары итеп үзгәртү һәм аларны киләчәктә гаилә эшмәкәрлеге формасында үстерү фаразлана. Алдагы елларда да авыл халкының активлыгын арттыру, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Республика программасы нигезендә районда гаилә фермалары актив үсештә. Бүгенге көндә 9 гаилә фермасы гамәлдә. 2012 елда тагын 6 гаилә фермасының ачылуы көтелә.

Авылда яшьләр өчен торак төзү буенча актив эш алып барыла. Бу, үз чиратында агросәнәгать комплексын ныгыту һәм яңарту, авыл хуҗалыгын белгечләр белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия.
Без социаль өлкәдә дә шактый уңышларга ирештек. Азнакай районында район үзәк сырхауханәсенең анестезиология, реанимация һәм кабул итү бүлекчәләрендә ремонт һәм төзекләндерү эшләре алып барылды. Азнакай "Нефтемаш" заводында эшләнгән, заманча күчмә стоматология кабинетын ачу - әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. Районның амбулатор-поликлиника хезмәтенә заманча яңа диагностика аппаратуралары алынды, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе 70 процентка автопаркын яңартты.

Актүбәдәге 3 нче мәктәптә капиталь ремонт узды. Бүгенге көндә Азнакай шәһәре балалар иҗаты үзәге бинасына капиталь ремонт ясала. «Бәләкәч» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 2012-2013 елларга шәһәрдә 140 балага исәпләнгән «Балалар бакчасы - мәктәп» комплексын төзү планлаштырылды.

Соңгы елларда районда беренче тапкыр демография яхшырды, ел башына халык саны 159 кешегә артты.

Спорт һәм физкультура Азнакай халкының яраткан шөгыленә әйләнде, аның өчен безнең районда бар шартлар да тудырылган. Иң беренче чиратта без яшьләр белән эшләү, аларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътибар бирәбез. Безнең киләчәгебез ышанычлы һәм яхшы булырга тиеш.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Без бу хакта онытмыйбыз һәм аларның лаеклы тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшлиячәкбез.

Хөрмәтле азнакайлылар!

2012 елда мөһим сәяси вакыйга булачак. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Бу безнең һәммәбездән сәяси өлгергәнлек, тормышка гадел бәя биреп, дөрес юлны сайлап алуыбызны таләп итә.Алда безне бергә башкарасы бик күп эшләр көтә. Иҗади һәм уңышлы ел булсын!

Якты киләчәккә өмет беркайчан да сүнмәсен! Күңелләрдә оптимизм хисен саклап, яхшылык, шәфкатьлелек һәм игелеккә омтылып без алда торган авырлыкларны уртак көч белән җиңәрбез, балалар, өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбыз турында кайгыртырбыз, районыбызның тагын да чәчәк атуына ирешербез. Һәр гаилә, һәр йортта бөхет, шатлык, муллык хөкем сөрсен! Иң изге теләкләрегез тормышка ашсын! Сәламәтлек, бәхет, бәйрәм кәефләре теләп калам. Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев