Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел алдыннан Азнакай балаларының хыяллары чынга аша

Районыбызда Яңа ел алдыннан “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде.

Быел мөмкинлеге чикле балалар Кыш бабайга үз теләкләрен белдереп хат яздылар. Район хакимиятенә барлыгы 49 баладан хат килде. Җитәкчеләр, депутаталар ул хатларны алып, балаларның теләкләрен үтиләр.

Сәпәй авылында яшәүче 13 яшьлек Дарина Гарипованың теләген район башлыгы Марсель Шәйдуллин чынга ашырды. Дарина балачактан ДЦП авыру. Ул өйдә укытучы белән шөгыльләнә. Район башлыгының бүләге аңа тагын да камилләшергә, белемен арттырырга ярдәм итәчәк.

– Без укытучы тәкъдиме белән “Вундеркинд с пеленок” дигән мегочемодан сорап язган идек. Ул безнең якын-тирәдә генә сатылмый. Кыш бабай теләгебезне үтәр дип бик ышанып та бетмәгән идек. Яңа ел алдыннан могҗизалар була икән, рәхмәт бик зур! – диде әнисе Лилия Гәрәйшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев