Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин кулында - яңа йорттан символик ачкыч Кичә Азнакай шәһәренең Юбилейная урамындагы яңа йортка күчү тантанасы булды. Узып баручы ел тагын берничә гаиләне яңа фатирлы итте. Кайбер райондашларыбыз бу көннәрдә чын мәгънәсендә бәхет диңгезендә йөзә. Әле күптән түгел генә тузган торакта яшәүче актүбәлеләр яңа йортка...

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин кулында - яңа йорттан символик ачкыч

Кичә Азнакай шәһәренең Юбилейная урамындагы яңа йортка күчү тантанасы булды. Узып баручы ел тагын берничә гаиләне яңа фатирлы итте.

Кайбер райондашларыбыз бу көннәрдә чын мәгънәсендә бәхет диңгезендә йөзә. Әле күптән түгел генә тузган торакта яшәүче актүбәлеләр яңа йортка күчкәннәр иде, кичә исә бәйрәм Азнакайның Юбилейный урамына килде. ТР Президенты Дәүләт торак фонды ярдәме белән Азнакайда ипотека буенча 90 фатирлы торак йорт төзелде. Ниһаять, «Татнефть» ААҖ, аның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре яңа фатирлардан ачкычлар алдылар.

Форсаттан файдаланып, «Азнакайнефть» идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәновтан ипотека кредиты шартлары белән кызыксындым:

- «Татнефть» ААҖ гаилә составы, кереме, яшәүчеләрнең яшеннән чыгып, беренчел кредит взносының 30 процентын үзе түли. 5 елдан соң кредитның бер өлеше исәптән чыгарыла, тагын 5 елдан икенчесе дә. Әгәр дә хезмәткәр 10 ел дәвамында «Татнефть» структурасында эшләвен дәвам итсә, калган сумманы ай саен түли торган була.

Программага керергә теләгән кеше фатирны бушка алмаганлыгын белеп торырга тиеш - иртәме, соңмы кредитны түләргә кирәк булачак. Милекче хокукы барлык сумма түләнеп беткәннән соң гына күчә. Шуңа күрә, кредит алганчыга кадәр, үзеңнең кредитны түли алу мөмкинлегең турында да уйларга кирәк.

...Ә тантана дәвам итте. Йортның иң яшь гражданнары, игезәкләр: Эмилия белән Кәрим бүләкләргә ия булды. Гәрәевлар гаиләсе соципотека программасы буенча яңа ике бүлмәле фатирга күчте.

- «Яшь гаилә һәм соципотека» программасына керергә безгә туганнарыбыз тәкъдим итте. Кызыксынып, мин «Азнакайнефть» идарәсенә мөрәҗәгать иттем. Анда шартлар белән тәфсилләбрәк танышып, бу программага керү өчен тиешле документларны җыя башладым. Бер өлешен ана капиталы хисабына түләргә мөмкин. Без үзебезнең беренче «оя»быз өчен бик рәхмәтлебез - бу озын, бәхетле гаилә тормышының башлангычы, - диде игезәкләрнең әтисе Ленар Гәрәев.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа фатирларга күчүчеләрне кайнар котлады. Ул бу өлкәгә үзеннән зур өлеш керткән элеккеге район башлыгы Рәфис Галиевкә рәхмәтен белдерде. Котлауларга «Актүбә СМУ» ҖЧҖ директоры Рәйхан Газизуллин, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов кушылды.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев