Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй – балаларның ял итү чоры

Быел да җәйге каникул вакытларында "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге сәламәтләндерү лагерьларында балаларга ял оештыру эшенә игътибарны нык юнәтте. Идарә карамагында балаларны сәламәтләндерү лагере ике - «Каенкай» һәм «Бөркеткәй». Алар июнь башында, планлаштырган вакытта ишекләрен киң ачып, балаларны үз кочагына сыендырачак. Быел «Бөркеткәй»дә бер сменада 80 бала, «Каенкайда» 210 бала сәламәтлеген ныгытачак....

Быел да җәйге каникул вакытларында "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге сәламәтләндерү лагерьларында балаларга ял оештыру эшенә игътибарны нык юнәтте. Идарә карамагында балаларны сәламәтләндерү лагере ике - «Каенкай» һәм «Бөркеткәй». Алар июнь башында, планлаштырган вакытта ишекләрен киң ачып, балаларны үз кочагына сыендырачак.
Быел «Бөркеткәй»дә бер сменада 80 бала, «Каенкайда» 210 бала сәламәтлеген ныгытачак. Ял дүрт сменада оештырыла. Ябык йөзү бассейны, спорт мәйданчыклары, дискотека, кинофильмнар карау залы кебек мөмкинлекләр бар. Биш тапкыр туклану каралган. Балалар төнен генә аерым лагерьларда куна. Бүлмәләр ике һәм өч балага исәпләнгән. Ике лагерь арасы якын һәм ике арага асфальт юл түшәлгән. «Каенкай» лагере «ак күлмәкле», саф һавалы каенлыкка сыенган булса, «Бөркеткәй» - ылыс исе аңкып торган, шифалы һавалы наратлык эчендә утыра. Тын юллары авырулары булган балалар өчен менә дигән табигый "ароматерапия". Бар булган авыруларыңны егерме бер көн эчендә юкка чыгарырлык. Оҗмах дими ни дисең?!
Аларда Азнакайдан гына түгел, башка нефть шәһәрләреннән, үзебезнең район авылларыннан да балалар ял итәргә җыела. «Татнефть» ААҖнә караган кече компанияләрдә эшләүчеләрнең балаларына да сәламәтлеген ныгыту өчен юлламалар бирелә. Билгеле, лагерьның болай җанлы яшәвендә «Татнефть» компаниясе кул астындагы «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге һәм дә ки җәйге лагерь директоры Регина Хәмитованың зур хезмәтен, тырышлыгын әйтеп үтәргә кирәк.
Балалар монда гел ял итеп, тамак туйдырып кына ятмый, билгеле. Төрле чараларда үзләренең көчләрен сыный, белемен күтәрә, танышлар таба, аралашырга өйрәнә, чыныга, сәламәтлеген ныгыта. Кайберләренә "Татнефть" ААҖ оештырган сәламәтләндерү җәйге ял лагере фестивалендә катнашу бәхете дә елмая. Алар фестивальдә төрле спорт уеннарында, үзешчән сәнгатьтә көчләрен сынап карыйлар. Бәйгеләр дә төрледән төрле: озынлыкка сикерү, күз бәйләп мендәр белән бәрешү, чүлмәк вату, таяк яки канат тартышу, капчык киеп йөгерү, баскетбол боҗрасына туп атып ярышу... Җыр-биюләрне әйтеп тә торасы юк. Фестиваль бала хәтерендә тирән эз калдыра торган зур бәйрәм.
Биредә бер тапкыр булган бала, һичшиксез, тагын килергә тели. Ничек ял итүләре турында сорасаң: «Мин әлеге лагерьга берничә ел рәттән киләм инде, мондагы тәртипләрне беләм, гел киләсе генә килеп тора», - дигән җавап ишетәсең. Күпләре: «Монда тормыш кайный һәм ул төрле төсләргә манылган. Лагерьда вакыт агышы да үзгә, көннең иң озын вакыты булса да үткәне сизелми, кайвакыт бөтенләй онытыласың», - диләр.
Быел нефтьче абыйлары балаларның хәвефсезлеген тагын да арттыру һәм яхшыртуга исәп тотып, янгын куркынычсызлыгы һәм сакчыллык эшләренә юнәлдерелгән өстәмә эшләр башкардылар. Ата-аналарга балалары иминлеге өчен куркасы түгел.
Бүген лагерьларда әнә шулай эш кайный, "кечкенә кешеләр дәүләте" үзенең "халкын" зурлап каршыларга соңгы әзерлек чараларын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәй – балаларның ял итү чоры