Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хушлашу

«Маяк» ​​​​​​​ газетасының кыю каләмле журналисты, шагыйрь Нәфис Миңнегәрәй улы Гәрәйшин арабыздан бакыйлыкка китеп барды

Ул 1950 елның 1 гыйнварында Азнакай районы Яшләү авылында туа.
Кәкре Елга авылы урта мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә совхоз техникумында һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном һөнәрен ала.
Төрле елларда Биектау районының «Алга» совхозында баш агроном, директор урынбасары, Азнакай районының «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозында агроном, «Сельхоз химия» берләшмәсендә өлкән агроном, эшчеләрне тәэмин итү бүлегендә инженер булып эшли.
1987 елдан «Маяк» газетасы редакциясендә сәнәгать бүлеген алып барды.
«Гөлстан» әдәби берләшмәсен җитәкләгән чорда күп кенә яшь каләмчеләргә остаз булды.
Үзе дә лирик шигырьләре белән әдәбият сөючеләр күңелен яулады.
Нәфис Миңнегәрәй улы Гәрәйшинның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Авыр туфрагы җиңел булсын, гаиләсе, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. 


«Маяк» газетасы редакциясе коллективы, ветераннары, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев