Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Восток»–шәһәр күрке булачак

Озак еллар буена азнакайлыларның иң яраткан һәм халык күп йөри торган урыны - "Восток" кинотеатры бүген билгесезлек хәлендә. Аны нинди язмыш көтә? Шәһәрдә кинотеатр булачакмы? Әнәс Баязитов, Азнакай. Үзәкнең эскизы Газета укучыбыз соравына Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров җавап бирә: -"Восток" кинотеатры бинасын 2007 елда ачык аукционда...

Озак еллар буена азнакайлыларның иң яраткан һәм халык күп йөри торган урыны - "Восток" кинотеатры бүген билгесезлек хәлендә. Аны нинди язмыш көтә? Шәһәрдә кинотеатр булачакмы?

Әнәс Баязитов, Азнакай.

Үзәкнең эскизы

Газета укучыбыз соравына Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров җавап бирә:

-"Восток" кинотеатры бинасын 2007 елда ачык аукционда Алабуга кешесе сатып алды. Авария хәлендә булганлыктан, ике ел буена аннан файдаланмадылар. Район җитәкчелегенең милек хуҗасы белән алып барган сөйләшүләре нәтиҗәсендә, кинотеатрның бай тарихын истә тотып, аның элеккеге исемен калдыру турында килешенде.

Бүгенге көндә монда реконструкция эшләре бара. Шуңа күрә аның иске терәүләре өлешчә сүтелде. Төзелеш эшләрен 2012 елның беренче яртыеллыгында тәмамлау планлаштырыла.

Бинаның эскиз проектыннан күренгәнчә, ул күп функциядә файдаланыла торган, заман таләпләренә туры китерелгән дүрт катлы, сәүдә һәм офис бүлмәләре, ике кино залы (фильмнар яңача форматта, заманча җиһазлар белән күрсәтеләчәк), күңел ачу зоналары, кафесы булган үзәккә әйләнәчәк. Аңа керү урыны, хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңай булсын өчен, тротуар белән бер тигезлектә эшләнә. Бина биләмәсендә ял итү урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары ясалачак. Яктырткычлар куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев