Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вәгъдә ителгән бүләк

Бакчада тәрбияләнүчеләр ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рафаил абыйлары Шәрәфиев белән Азнакайга быелның апрель урталарындагы эшлекле визиты вакытында республика баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов шәһәрнең 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булганда, коллективта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен пропагандалауның яхшы куелышын билгеләп үткән иде. Анда ул юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча...

Бакчада тәрбияләнүчеләр ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рафаил абыйлары Шәрәфиев белән

Азнакайга быелның апрель урталарындагы эшлекле визиты вакытында республика баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов шәһәрнең 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булганда, коллективта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен пропагандалауның яхшы куелышын билгеләп үткән иде. Анда ул юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча махсуслаштырылган автокласс бүлмәсен җиһазландыру өчен сертификат тапшырды, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен практикада үзләштерергә ярдәм итү йөзеннән өч көпчәкле велосипедлар бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Ниһаять, бакчада тәрбияләнүчеләрнең түземсезлек белән көтеп алган көннәре килеп җитте - балалар вәгъдә ителгән бүләкне кабул итеп алу тантанасына җыелдылар. Моңа алар тәрбияче апалары ярдәмендә алдан ук ныклап әзерләнгәннәр, шигырьләр ятлаганнар, юл йөрү кагыйдәләре буенча театральләштерелгән чыгышлар өйрәнгәннәр. Бу һөнәрләрен алар тантанага килүчеләргә - район Советы аппараты җитәкчесе Айдар абыйлары Хәлиуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир абыйлары Гыйләҗев, Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рафаил абыйлары Шәрәфиев, юл йөрү кагыйдәләре программасын финанслаштыру дирекциясенең Азнакай филиалы җитәкчесе Альмира апалары Сәгъдәтуллинага күрсәтте. Кунаклар, үз чиратларында, аларга бәхетле балачак теләделәр, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе начальнигы җибәргән бүләк велосипедларны тапшырдылар.

Соңыннан, шатлыклы көн истәлеге итеп, барысы бергә фоторәсемгә төште.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев