Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының ветераннар советы елга йомгак ясады. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Ел ахырында менә шулай бергә җыелып, уртак эшчәнлеккә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора өлкәннәребез. Сишәмбе көнне советның бу утырышы табын артында үтеп, Яңа елны каршылау бәйрәме дә булды. Берсеннән-берсе уңган хуҗабикәләр тәм- томнарны, милли ризыкларыбызны да төрлесеннән пешереп алып килгән. Җәйлектә урман аланнарында бергәләп җыйган җиләкләре сый-нигъмәтле табынны тагын да...

Ел ахырында менә шулай бергә җыелып, уртак эшчәнлеккә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора өлкәннәребез. Сишәмбе көнне советның бу утырышы табын артында үтеп, Яңа елны каршылау бәйрәме дә булды. Берсеннән-берсе уңган хуҗабикәләр тәм- томнарны, милли ризыкларыбызны да төрлесеннән пешереп алып килгән. Җәйлектә урман аланнарында бергәләп җыйган җиләкләре сый-нигъмәтле табынны тагын да күркәм иткән.

Совет рәисе Миргасим Кәримов ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Ансы, Азнакай ветераннарының әлегәчә сынатканы юк, республикада иң яхшы эшләүче, бар яклап үрнәк оешмаларның берсе ул. Миргасим Ильяс улы 2016 ел уңышларына тукталды. Киләсе елга планнар да барланды, яңа бурычлар куелды.

Өлкәннәребезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга рәхмәт һәм мактау сүзләрен җәлләмәде. Ни дисәң дә, районда иң зур иҗтимагый оешмаларның берсе булган ветераннар берлеге кыр эшләрендә дә, районның башка мөһим эш-чараларында актив катнашып киләләр. Яшь буынны тәрбияләүдә аларның роле зур.

-Сез - безнең ныклы таяныч, олпат остазларыбыз, төпле киңәшчеләребез. Районны үстерүгә керткән өлешегз бәһасез. Сезгә кадер-хөрмәтебез зур. Киләчәктә дә шулай тыгыз элемтәдә, бер- берләребезнең хәлләрен белешеп, иминлектә, бәрәкәттә яшик! - дип изге теләкләрен ирештерде район башлыгы.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай районының ветераннар советы елга йомгак ясады. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының ветераннар советы елга йомгак ясады. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ