Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар котлаулар кабул итте

90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилей көннәрендә Россия Президенты В.Путинның котлавын тапшыру дәвам итә. Урсай авылында яшәүче Тәкыя Шәрипованы да 90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. «Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланыбыз!»...

90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилей көннәрендә Россия Президенты В.Путинның котлавын тапшыру дәвам итә.

Урсай авылында яшәүче Тәкыя Шәрипованы да 90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. «Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланыбыз!» - дип язылган әлеге котлау хатында.

Нәкъ юбилей көннәрендә Тәкыя Шәһит кызын котларга район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин килде. Ул әлеге котлау хатын тапшырып иң изге теләкләрен җиткерде. Бу теләкләргә район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, район социаль яклау идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнур Дәминова, авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев, КФХ җитәкчесе Фәнүс Кәримов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, Урсай авыл мәктәбе директоры Алина Ярмиева, ветеран укытучының хезмәттәшләре, якыннары да кушылды.

Тәкыя Шәрипова бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, мәгариф отличнигы, бик күп шигырьләр авторы. «Маяк» газетасын озак еллар дәвамында тирән эчтәлекле мәкаләләр белән баетып торучы иң актив хәбәрчебез дә. Тәкыя апа бүгенге көндә оныклары, оныкчыклары белән мәш килеп, акыллы киңәшләрен биреп кызы Лениза һәм кияве Зиннур тәрбиясендә яши.

Бу көннәрдә шундый ук котлау хатлары тантаналы рәвештә тыл ветераннары Саймә Насыйп кызы Вәлиева һәм Саймә Әшрап кызы Биккуловага да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев