Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар ансамбленә – 25 ел

Узган атнада район-шәһәр Мәдәният йортында «Хәтирә» ветераннар ансамбленең 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. 1980 нче еллар район тарихы өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ шушы вакытта беренче оештыручылар, һәвәскәр композиторлар Сания Әхмәтова, Һади Насыйров, Шәрифулла Әхмәдуллин, Сафуан Хәбировлар үсеп чыга. Бу исемнәр үзләре үк ансамбль нигезенең ныклы булуы турында сөйли....

Узган атнада район-шәһәр Мәдәният йортында «Хәтирә» ветераннар ансамбленең 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.

1980 нче еллар район тарихы өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ шушы вакытта беренче оештыручылар, һәвәскәр композиторлар Сания Әхмәтова, Һади Насыйров, Шәрифулла Әхмәдуллин, Сафуан Хәбировлар үсеп чыга. Бу исемнәр үзләре үк ансамбль нигезенең ныклы булуы турында сөйли.

Ансамбльгә нигез 1986 елдан салына. 1991 елдан ансамбльнең баянчысы итеп Заһир Ильясов эшли башлый һәм ул ук аның алыштыргысыз җитәкчесе дә була.

Тантанада тамаша залы шыгрым тулы иде. Юбилярларны Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова, «Азнакайнефть» идарәсе профком рәисе Рәфис Хәсәнов, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм башкалар котлады. Аларны шулай ук үзләре эшләп лаеклы ялга чыккан оешма, предприятие җитәкчеләре дә тәбрикләргә килде. Ансамбльгә, аның җитәкчесе Заһир Ильясовка һәм солисткасы - Бәрия Лотфуллинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Хәтирә» мактаулы һәм иҗади юл уза, зур уңышларга ирешә Менә аларның берничәсе: 2003 елда башкалабызның 1000 еллыгына багышланган бәйгедә катнашып, ансамбль лауреат исеме алып кайта һәм шул ук елның декабрь аенда «Халык коллективы» исеменә лаек була, 2009 елда Бөгелмә шәһәрендә Җиңү көненә багышланган конкурста катнашып, дипломант исеме ала.

Районның бер генә бәйрәме дә «Хәтирә» ансамбленнән башка узмый. Менә бүген дә алар тамашачыларга татар һәм башкорт халык җырлары бүләк итте.

Бөтен концерт буена коллектив адресына бик күп тәбрикләү сүзләре әйтелде, ә районның яшь талантлары өлкән буынны үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев