Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран исемен суд аша алды

Районыбызда яшәүче В. социаль яклау органына үзенә "Хезмәт ветераны" исемен бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Моңа нигез итеп ул 1980 елның 23 гыйнварында Миннефтепром һәм нефть-газ сәнәгате профсоюзлары Үзәк Комитетының "1979 елда социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе белән бүләкләнүе турында документлар китерә. Әмма бүләк таныклыгының башкарма властьнең федераль органы карары...

Районыбызда яшәүче В. социаль яклау органына үзенә "Хезмәт ветераны" исемен бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Моңа нигез итеп ул 1980 елның 23 гыйнварында Миннефтепром һәм нефть-газ сәнәгате профсоюзлары Үзәк Комитетының "1979 елда социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе белән бүләкләнүе турында документлар китерә. Әмма бүләк таныклыгының башкарма властьнең федераль органы карары белән бирелмәве, ведомстволы аерымлык билгесенә туры килмәвеннән чыгып, гариза канәгатьләндерелми.
2012 елның 14 мартында Азнакай шәһәр суды гражданин В.га "Хезмәт ветераны" исемен бирүдә гаризасының кире кагылуын законсыз дип тапты һәм ТРның Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгына аңа бу исемне бирүне йөкләде.
Җавап тотучы як суд карары белән килешмичә, ТР Югары судына аппеляция шикаяте язды. Янәсе, бүләкләү турында таныклыкта бирү вакыты һәм федераль орган карарының саны куелмаган һәм шулай ук җаваплы затның имзасы һәм министрлык мөһере юк.
"Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварында кабул ителгән 5нче федераль законның 7 маддәсе, 1 пункты нигезендә "Хезмәт ветераны" исеменә түбәндәгеләр лаек: "Хезмәт ветераны" таныклыгы булганнар, орден-медаль ияләре, яисә СССР һәм Россия Федерациясенең мактаулы исемнәрен алучылар, хезмәтендә танылып ведомство билгеләренә лаек булучылар һәм картлык яки "выслуга" буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажына ия булучылар, хезмәт юлын балигъ булмаган килеш Бөек Ватан сугышы чорында башлаганнар һәм ир-егетләр өчен 40 елдан һәм хатын-кызлар өчен 35 елдан да ким булмаган хезмәт стажына ия кешеләр.
"Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе законнар һәм Россия Федерациясе субъектларының башка норматив хокукый актлары белән билгеләнә.
Татарстан Республикасында 2011 елның 30 июнендә кабул ителгән "Хезмәт ветераны исемен бирү шартлары һәм тәртибе турында" законының 1 маддәсе нигезендә "Хезмәт ветераны" исеме орден һәм медальләр белән яки хезмәтендә танылган өчен ведомство билгеләре белән бүләкләнгән һәм картлык яисә "выслуга" буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажына ия булган кешеләргә бирелә.
Хезмәтендә танылган өчен ведомство билгеләре белән бүләкләнү - ул дәүләт (ведомство) функцияләрен тормышка ашыруда катнашып, аерым уңышларга ирешкән өчен СССР, РСФСР, Россия Федерациясе дәүләт власте һәм башка дәүләт органнары тарафыннан билгеләнгән тармакның (ведомствоның) Мактау грамоталарына, дипломнарына, күкрәк билгеләренә, мактаулы һәм атказанган исемнәргә ия булу дигән сүз. Ведомство органнары исемлеге ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган тәртип һәм шартларда билгеләнә.
1980 елда гамәлдә булган "Социалистик ярыш җиңүчесе" бердәм гомумсоюз билгесе турында" ВЦСПС Президиумының 1977 елның 8 апрелендә расланган 1977 ел һәм унынчы бишьеллыкның аннан соңгы еллары Положениесенең 2 пункты нигезендә министрлык (ведомство) һәм профсозларның Үзәк Комитеты исеменнән "Социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе белән бүләкләү колхоз, совхоз, оешма, берләшмә, предприятие, төзелеш, учреждение администрациясе, идарәсе һәм профсоюз комитеты тарафыннан шул елдагы хезмәт нәтиҗәләреннән һәм еллык планнарның, социалистик бурычларның үтәлешеннән чыгып башкарыла.
ТР Югары судының суд коллегиясе җавап тотучының дәлилләре нигезсез дип тапты һәм 2012 елның 17 маенда Азнакай шәһәр судының карарын үзгәрешсез калдырды. "1979 елда социалистик ярыш җиңүчесе" билгесенең граждан В.га 1980 елның 23 гыйнварында Миннефтепром һәм нефть-газ сәнәгате профсоюзлары Үзәк Комитетының фәрманы нигезендә бирелүен аныклады.

А.Кәлимуллина, суд секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран исемен суд аша алды