Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Велосипедчыга да закон бар

Яз-җәй чоры җитүгә, юлларда мото-велотранспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән һәлакәтләр күбәеп китә. Чөнки аларның күбесе үсмерләр һәм яшьләр, юл кагыйдәләре турында да кемнәндер ишетеп кенә беләләр. Әти-әниләр дә балаларына велосипедлар сатып алганда, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләргә оныталар. Ә мото-велосипедларда йөрүчеләр өчен кагыйдәләр бар һәм аларны белеп торырга кирәк. Иң...

Яз-җәй чоры җитүгә, юлларда мото-велотранспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән һәлакәтләр күбәеп китә. Чөнки аларның күбесе үсмерләр һәм яшьләр, юл кагыйдәләре турында да кемнәндер ишетеп кенә беләләр. Әти-әниләр дә балаларына велосипедлар сатып алганда, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләргә оныталар. Ә мото-велосипедларда йөрүчеләр өчен кагыйдәләр бар һәм аларны белеп торырга кирәк. Иң беренчедән, 14 яше тулмаган балаларга юл һәм урамнарда велосипедта йөрү тыела! Велосипедчыларга автомобиль хәрәкәте тыелмаган ишек алларында йөрү дә рөхсәт ителми. 14 яше тулмаганнарга махсус велосипед юлларында һәм транспорт хәрәкәте чикләнгән мәйданчыкларда гына йөрү рөхсәт ителә. Үзеңнең «осталагың»ны күрсәтеп, масаеп бер кул, яки бөтенләй дә рульне тотмыйча йөрү бер дә кирәкле нәрсә түгел. Шәһәр урамнары буенча 14 яше тулганнарга һәм пассажирсыз гына йөрергә рөхсәт ителә. Җәяүлеләргә зыян китермәсә юл кырыеннан йөрергә мөмкин. РФ юл йөрү кагыйдәләре буенча скутер һәм мопедларда йөрүчеләр, башка барлык транспорт хуҗалары кебек үк, якын ут фараларын яндырырга тиешләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмалары мәгълүматлары буенча транспорт чараларында балалар өчен махсус утыргычлар куллану юл фаҗигаларында балалар арасында үлем-китемнәрне - 54, травмалар алу мөмкинлеген - 76, авыр травмаларны - 92 процентка киметә.

2007 елдан башлап РФ юл кагыйдәләре нигезендә 12 яшькә кадәр балалар өчен андый җайланмалар булу мәҗбүри. Булмаса, тиешле закончалыклар нигезендә 500 сум штраф каралган. Куркынычсызлык каешларын эләктермәүчеләр өчен дә шундый ук штраф салына.

Автокресло - бала туганда ук иң беренче алына торган мөһим җайланма. Бала тудыру йортыннан кайтканда ук аның урыны автокреслода.

Р.Шәрәфиев, Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев