Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватан сакчысы – ил терәге

Узган атна җомгасында Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында Ватан сакчылары көне уңаеннан зур тантана булды. ...Залда чараның төп кунаклары - күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, япон самурайларын тар-мар итүдә катнашучылар белән янәшәдә аларның дәвамчылары - уллары, оныклары - Әфганст Республикасында интернациональ бурычларын үтәүчеләр, Төньяк Кавказда конституция тәртибе урнаштыручылар, запастагы...

Узган атна җомгасында Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында Ватан сакчылары көне уңаеннан зур тантана булды.

...Залда чараның төп кунаклары - күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, япон самурайларын тар-мар итүдә катнашучылар белән янәшәдә аларның дәвамчылары - уллары, оныклары - Әфганст Республикасында интернациональ бурычларын үтәүчеләр, Төньяк Кавказда конституция тәртибе урнаштыручылар, запастагы солдатлар, Россия Армиясендә хезмәт итәргә хәзерлек узучы яшьләр утыра.

Менә хәрби марш фанфаралары астында зал аша сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Азнакай муниципаль районы флагларын күтәргән байрак йөртүче интернационалистлар төркеме күтәрелә...

Тантананы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты, очрашуга килүчеләрне һәм районның барлык ир-егетләрен бәйрәм белән тәбрик итте, ветеранар күкрәгенә Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флотының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль такты.

Ватан сакчыларын бәйрәм белән ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы полполковник Рәдиф Камалиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Азнакай районы җәмәгатьчелек оешмасы рәисе, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илшат Исламов котлады. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Азнакай Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кичәге хәрбиләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды.

Ил сакчыларына Мәдәният йорты һәвәскәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбендә укучылар үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан сакчысы – ил терәге