Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватан сакчылары көне белән!

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм! Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны хезмәт юлы, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле....

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм!

Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны хезмәт юлы, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле.

Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернационал бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз.

Бабайлары, әтиләре үрнәгендә районыбызның хәзерге буын яшьләре хәрби бурычларын намус белән үтәп кайталар. Алар хакында хәрби частьлардан без бары тик мактау сүзләре язылган Рәхмәт хатлары гына алабыз, алар белән чын мәгънәсендә горурланабыз.

Ватан сакчылары көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан сакчылары көне белән!