Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Галимуллинаның юклыгын күңел кабул итә алмый

Соңгы юлга - кайтмас киткәндә дә Дуслык бит ул - яшәү дәвамы! Табигатьтә кыш. Һәрнәрсәдә дә кыш төсе чагыла. Җир өстенә ап-ак юрган ябылган. Агачларда ак бәсләр ялтырый. Күзне камаштыра торган сихри кар бөртекләре җил белән шаяра. Алар тәрәзәләргә кунып: "Әй, кешеләр, безнең матурлыкны, пакълекне күреп калыгыз", - дип дәшә...

Соңгы юлга - кайтмас киткәндә дә

Дуслык бит ул - яшәү дәвамы!

Табигатьтә кыш. Һәрнәрсәдә дә кыш төсе чагыла. Җир өстенә ап-ак юрган ябылган. Агачларда ак бәсләр ялтырый. Күзне камаштыра торган сихри кар бөртекләре җил белән шаяра. Алар тәрәзәләргә кунып: "Әй, кешеләр, безнең матурлыкны, пакълекне күреп калыгыз", - дип дәшә сыман. Менә шундый хозурлыкка сокланып, зур өмет-хыяллар белән Яңа елга аяк баскан көннәрдә, тетрәндергеч хәбәр!.. Һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган, көчле рухлы, тормыш сөючән Вәсиләбез мәңгелеккә күчте. Дөрес, тышта көзге ачы җил агачларның соңгы яфракларын койган мәлдә, күңелсез яңалык җанны өшеткән иде. Нәрсә булган, нишләгән, ничек инде авырган - меңәрләгән сорау тынгылык бирмәде ул чакта. Намуслы, акыллы, нык үзәкле, киң һәм кече күңелле Дустыбыз июль ахырында безгә кунакка килде бит әле. Бернәрсә сизелмәде, гадәттәгечә, сөйләшеп-көлешеп, рәхәтләнеп утырдык! Телефоннан да хәбәрләшеп тордык. Больницадан кайткач, октябрь азагында кабат үзләрендә күрештек. Шул дәрәҗәдәге сабырлыгына таң калдык без аның. Терелүгә булган өмет аңа көч биргәндер. Яман чиргә тарыганнан соң, рәхимсез авыру белән ничек көрәште ул! Тик нишләтәсең, язмышына язылганны күрә адәм баласы. 56 яшендә, сулышы өзелгәнче, һәркайсына васыятен җиткереп, мәңгегә күзләрен йомды шул...

Күңел һаман да кабул итә алмый югалтуны, шунлыктан шактый вакыт алына алмыйча йөрдем бу язмага. Пычак авылы, аның халкы - безнең студент чоры елъязмасында да аерым урын били. 1978нче елда "Әсәнбаш" колхозына эшкә килдек. Бер яктан да аерылып тормый кебек башка авыллардан: шул ук тормыш, шул ук яшәеш. Ә менә кешеләре генә үзгә аның, башка. Үткәннен уйлый, киләчәгенә күз сала. Хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып, изгелек кылып яши. Без моңа кадерле дустыбызны соңгы юлга озаткан көнне кабат инандык. Укучылары (ул егетләрнең исемнәрен белмим) - чардуган, җирле үзидарә таш куя! Яхшылык җирдә эзсез югалмый, кылган игелекләре үзләренә, балаларына, оныкларына кире әйләнеп кайтыр Алла боерса. Билгеле, Вәсилә Габделхалик кызы мондый ихтирамга, игътибарга мең кат лаек! Ул хезмәт куйган Пычак мәктәбендә аның истәлегенә олимпиада үткәреләчәге - моның тагын бер дәлиле.

Ул, 1981нче елны Казан дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлап (өстәвенә, Ленин стипендиаты!), гомер буе үз төбәгендә хезмәт куя. Татар, рус теле фәннәреннән төпле белем бирү белән беррәттән, Пычак урта мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын намус белән башкара. Хезмәт җимеше буларак, укучылары район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Аның шушы тыйнак хезмәтендә, һәрбер укучы язмышы өчен борчылу, кайгырту хисләре ята. Укучылары, хезмәттәшләре эшен күреп бәяли белүе, һәр укучыны һәм аларның әти-әниләрен, яшәешләрен, тормыш рәвешләрен белеп торуы да аның ни дәрәҗәдә актив, хезмәт сөючән булуын күрсәтә. Нинди генә кыен хәлдә калмасын, Вәсилә тормышка реаль бәя бирүе белән җиңеп чыга ала иде. Мәктәп тормышында булган бер генә мәсьәләгә дә битараф булмавы, таләпчәнлеге һәм һәрвакыт башкаларга ярдәмгә әзер булуы да зур хөрмәт хисләре уята.

Ачык йөзле, эрудицияле, барлык кыенлыкларны башкаларга сиздермичә үткәрә торган асыл Кеше. Төп сыйфатларының берсе-җаваплылык һәм принципиальлек. Вәсилә гаҗәеп яхшы күңелле, башкаларда бик тиз хөрмәт һәм соклану уята белә торган дус иде. Гомере бик иртә өзелсә дә, күркәм гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң тирән эз калдырган Шәхес ул. Гаилә җанлы булуы, балаларына искиткеч тәрбия бирә белүе белән дә зур хөрмәт казанды. Алар, Роберт белән бергәләп, Илназ һәм Ниязны егет, чын ир-ат итеп, яклаучы да, таяныч та, терәк тә булсын дип тырыштылар. Әдиләдә исә хатын-кызга хас барлык күркәм сыйфатлар тәрбияләделәр. Гомумән, Вәсилә, Роберт Галимуллиннар гаиләсендә һәр нәрсә үз урынында. Белем дә, иман да, матур мөнәсәбәтләр дә. Йорт-җир караулы, чиста-пөхтә, бар җир чәчәккә күмелгән. Балалары да шуны күреп, кечкенәдән тәртипкә өйрәнеп үсте.

Илаһилык, серлелек, тирән фәлсәфи фикерләү, үзгә тыйнаклык хас иде аңа. 5 ел бер группада уку, 3 ел бер бүлмәдә яшәү, гомумән, 40 ел аралашу дәверендә үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте шул ул. Әйткәнне һәрвакыт ахырына җиткереп үти торган таләпчән Кеше иде дустым, сердәшчем. Шулай күнегелгән иде, барын да уртага салып сөйләшергә гадәтләндек. Әмма беркайчан, беркем турында тискәре фикере булмады аның, башкаларны да шуңа өндәде. Әнә шундый акыл-киңәш бирердәй чын дустың булу нинди бәхет булды. Тик, ни кызганыч, бүгенге көн үзебез, якыннарыбыз өчен соңгы көн булырга мөмкин дип уйламыйбыз шул. Җылы сүзләрне күбрәк җиткерү өчен вакыт алда бардыр кебек тоела. Үлем янәшәдә генә икән шул, бездән бер адымда гына. Әйе, бу дөньяда без кунак кына. Ә истәлекләр - мәңгелек. Алар адым саен. Дустымны юксындырып, һаман, һаман искә төшәр. Бу хатирәләр, бәлки, кемгәдер гап-гади мизгелләр булып тоелыр. Күңелгә уелып, сеңеп калган икән, димәк, елларның берсе дә эзсез узмаган. Күпме генә язсам да, аз булыр төсле, Вәсиләм. Сиңа булган хөрмәт, ярату хисе күңелләребездә мәңге сакланыр. Рухың зәңгәр иртәләр, аккан сулар, сайрар кошлар булып безгә килер...

Аллаһы Тәгалә адәм баласына йөкнең күтәрердәен генә бирермен, дигән. Яраткан ире Роберт, балалары, оныклары, сеңлесе Асия - Илгиз гаиләсе һ.б.кардәшләренең сабыр канатларына җил генә тимәсен Ходаем! Алар бит Вәсиләне күңелендә өмет уты, яшәү дәрте кузгата алырлык сүзләр табып, сабый баладай тәрбияләде. Мең рәхмәт сезгә! Сынмыйча, сыгылмыйча,ләйсән яңгырлары җылысына куанып, яшел чирәмгә сокланып, шәфәкъ алсулыгына таң калып, көз муллыгын тоеп, кышкы матурлыкны күреп, исән-сау яшәгез. Менә шул чакта,баш хәрефтән язарлык Кеше исеменә лаек Кардәшебез рухы да шат булыр.

http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/17206-vakyitsyiz-arabyizdan-kitk%D3%99n-v%D3%99sil%D3%99-galimullinanyi%D2%A3-yuklyigyin-k%D2%AF%D2%A3el-kabul-it%D3%99-almyiy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Галимуллинаның юклыгын күңел кабул итә алмый