Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ваемсыз балачакның күңелле хатирәләре

Нинди генә уеннар уйналмаган! Хәрәкәтле уеннарда без ныгып, чыныгып үскәнбез.

Мөхәммәтдин абыйларның артында, чокырсу таулы мәйдан - ул урын казан кебек урын, бала-чага, яшүсмерләрнең уен мәйданы иде. Физкультура дәресләре шунда үтә, кичләрен тагын шау-гөр килеп тора. Кышын капчыкка салам тутырып, клеенкалар белән шуалар. Язларын казан төбендә футбол уйныйлар. Эреле-ваклы бала-чагалар, инде безнең өчен апа-абыйлар булган, борыннарына ис керә башлаган Әхияр абый, Фәнис, Галимжан, Энже, Фәнүзә апалар һәм башка бик күпләр.1957-1959 елгы егет-кызлар, безне үз араларыннан кумадылар. Безне дә үзләре белән шудыралар, үпкәләсәк, көйлиләр, уен беткәч барлап һәрберебезне үз тирәләренә озаталар.

Ял көннәрендә шунда ук текә ярда уйныйбыз, крепость алышлы. Аллаһ саклагандыр, ул ярлардан төшеп исән-сау калдык, кар ишелүдән дә саклаган! Яр астыннан бәреп чыккан чишмәләрне барлап йөри идек, чөнки ул яр астыннан бик күп чишмәләр йөрәк тибеше кебек, бәреп-бәреп иркенгә чыгалар иде. Хәзер юктыр инде алар. Без, бала-чага таралышкач, чишмәләргә дә кызык тугелдер!... Шул яр буйлап югары өчка таба китәбез, анда Гафар чокырының төгәлләнгән урыны, безнең бакча арты, анда да шулай ук текә яр. Аның ярыннан да йөрәк кебек чишмә бәрә, алар берничә. Кышларын ул ярларны кар-бураннар матур итеп урый-бурый бизи, тылсымлы әкияти крепость ясый. Әнә шул сихри биеклеккә, тирә балалары -Нияз, Марс, Гөлия, Розалия, Гүзәлия, мин һәм башкалар жыелып, шул әкияти биеклекне ала идек.

Уйлап карасаң, авылда балалар аяк басмаган берәр жир калдымы икән!? Нинди генә уеннар уйналмаган? Хәрәкәтле уеннарда без ныгып, чыныгып үскәнбез. Әлеге олы апа-абыйлар бер-берсе белән очрашкан, дуслашкан, беренче мәхәббәтләрен дә шул чорларда таптылар. Ялгыш кына кочаклыйлар, егылып китсә, кул сузалар.... Безгә кызык, сизенә калсак үртибез, күзәтәбез. Ә алар ачуланмыйлар, бәлки сөенгәннәрдер әле. Хәзер уйлыйм, ничек матур, эчкерсез булган аларның мәхәббәтләре. Үзе гади,үзе самими, ниндидер могжиза! Аларны күзәтеп йөргән безгә күңелле, рәхәт булган икән ул вакытларда. Чын дуслык, мәхәббәтне үз күзләребез белән күрдек без... Алар да, кавыша алмасалар да, матур үткәннәрен сагынып искә алалардыр.

Тәслимә Корбанова

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев