Узып баручы 2022 ел азнакайлыларда нәрсәләре белән истә калыр?
Тагын бер ел үзенең мәшәкатьләре белән үтеп китеп тарыхка кереп бара.
Нәрсәләре белән истә калыр ул? Район халкы тормышына 2022 ел үзеннән нинди өлеш кертер?
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
Әлбәттә халык тук , өстәлләрдә ризык булсын өчен иң беренче чиратта агросәнәгатҗчелек көч куя.
2022 елда- Район авыл хуҗалыгы барлыгы 5,6 млрд сумлык продукция җитештергән. Узган ел белән чагыштырганда бу 161 процентны тәшкил итә.Басулардан җыеп алган уңыш уртача гектарыннан 35 центнер. Район хуҗалыкларында 24 меңгә якын мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 меңнән артык савым сыер исәпләнә.Ел нәтиҗәләре буенча 59 мең тонна сөт, 36 мең тонна ит җитештерелгән. ”Актүбә” терлекчелек комплексы бу юнәлештә иң алда. Район буена бер тәүлектә савып алган барлык сөтнең 58 процентын алар бирә. Быел “Агросила” Акционерлык җәмгыяте Сухояш авылында “Азнакай”сөт-товар комплексын төзеп бетерде.Кертелгән инвестициянең күләме 2 млрд сумны тәшкил итә. Киләсе елда, продуктив мал саны белән тулысынча тәъмин ителгәч , сөт җитештерү икеләтә артачак. Районда бүген 100 дән артык милекнең төрле формалырында кече авыл хуҗалыгы предприятиләре эшли. Ел башыннан кече формаларны үстерү максатыннан 183 млн сумга 85 грант җибәрелгән.
ТӨЗЕЛЕШ
2022 ел дәвамында Район буенча барлыгы 14, 545 мең квадрат метр торак җир эксплуатациягә тапшырылган. Шәһәрнең яңа микрорайонында 9 катлы 62 фатирлы йорт салына башлаган. Республика программасы буенча – ел дәвамында мәктәп, балалар бакчалары һәм башка социаль объектларда капиталь ремонт эшләре барган. “Татнефть” хәйрия фонды хисабына Кара елга ярын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш мкрорайонында блоклы-модульле котельня төзелгән, җылылык, кайнар су, канализация четәрләренә ремонт ясалган, урамнарны яктырту өчен 500 яңа технологияле, температура үзгәрешенә чыдам, шул ук вакытта чыгымы аз булган урам утлары куелган, күп балалы гайләләр яшәүче- Кучкай-тау микрорайонына газ сузылган. Яңа ЗАГС бинасы төзелеп бетеп килә. 2023 елда Яңа юл микрорайонында футбол кыры төзү күздә тотыла.
Ел дәвамында 900 млн сумга автомобиль юлларын ремонтлау эшләре үткән. Республика программасы буенча ишек алды территорияләрен төзекләндерү программасы дәвам итә. Елдагыча район территорияссендә күпләп агач утыртылган. Шәһәр урамныры, парк, аллеялар , башка җәмәгать урыннары төзекләндерелгән.
АКТҮБӘ
“Татнефть” генараль директоры Наил Маганов инициативасы һәм финанс ярдәме- белән Актүбә шәһәр тибындагы поселкта - энергоэффектлы экологик тотрыклы яшәү урыны булдыру проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында монда яшәүчеләргә тормыш өчен уңайлы шартлар булдыру өстендә эш алып барыла . Әлбәттә актүбәлеләр өчен күпләп яңа хезмәт урыннары балыкка килүе бигрәк тә мөһим. Монда сахароза җитештерү заводы инде төзелә. Завод 9 төрле компонент ясап чыгарачак. Киләчәктә җитен, киндер, мискантус-тан җылылык изоляциясе материалллары җитештерү заводы төзү күздә тотыла.
СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ
Районда уңышлы эшләп килүче“Сәләмәтлекне саклау” милли проектның максаты:
Сабый балалар, хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлем санын киметү, югары технологик медицина ярдәмен үстерү, сәләмәтлек саклау учрежденияләрен кадрлар белән баету. Узган елда балалар арасындагы үлем ике мәртәбә кимесә, хезмәткә яраклы кешеләр арасында киресенчә арткан. Сәбәб- кан әйләнеше системасы авырулары, онкологик авыруларның күбәюендә.
Агымдагы елда районага яңа 13 югары белемле табиб, 47 урта медицина хезмәткәре кайткан.”Земский доктор” программасы буенча 3 табиб, “Земский фельдшер”программасы буенча 1 фельдшер- грант откан. Яшь белгечләрне жәлеп итү максатыннан Бөгелмә,Әлмәт медицина көллиятләре белән даими эш алып барыла. Милли проект буенча Сухояш авылында модульле ФАП , Победа поселкында модульле амбулатория төзелгән.
“Татнефть”оештырган грантлар бәйгесе кысасында- район үзәк сырхауханәнең инфекция бүлегендә капиталь ремонт үткәрелгән. Бүлектә соңгы ремонт 1966 елда узганын исәпкә алсаң монда башкарылган эшләрнең күләмен күз алдына китерү авыр түгел. Капиталь ремонт өстенә инфекция бүлеге ТР сәләмәтлек саклау министрлыгыннан 1,5 млн лык медцина җиһазы алган.
МӘГАРИФ
Ел дәвамында районның укыту һәм тәрбия бирү учрежденияләре эш алып барган,”Мәгариф” милли проектына 9 федераль проекты керә, безнең район аларның һәммәсендә актив катнаша. Проектны тормышка ашыру барышында мәгариф учрежденияләре базаларында материаль-техник модернизация үтте.”Һәрер баланың уңышы” исемлесе яхшы укучы балаларда -иртә һөнәри юнәлеш буенча ярдәмне күздә тота. Агымдагы уку елында- районның 181 укучысы төрле өлкәләрдә грант откан. Муниципиаль бюджетттан 2млн 450 сум акча бирелгән. Татнефть генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән булдырылган Актбә поселкы, Победа, Мальбәгыш авылы мәктәпләрендә химия, биология лабороторияләре уңышлы эшли.Мәльбагыш мәктәп теплицасында укучылар тарафыннан устерелгән 38 мең үсенте район територияседә утыртылган. Әлеге проектны дәвам итеп Актүбәнең 2 нче мәктәп базасында Татнефть беренче ботаник бакча ачты.Монда инде 100 дә артык күпъеллык, 2меңнән артык сортлы үсемлекләр коллекциясе тупланган. Алдагы елларда аларны үрчетеп урамга күчереп утырту планлаштырыла. 2022 ел Россия Федерациясе президенты указы белән “Халык иҗаты һәм мадти булмаган мәдәни мирас “ елы дип игълан ителде. Ел дәвамында укучы балалар, педагоглар һәм әти-әниләр катнашында әлеге ел кысасында чаралар барды.
СПОРТ
Халыкның , киләчәк буынның сәләмәтлеге – аның яшәү рәвеше, спортка мөнәсәбәте белән тыгыз бәйле. Азнакай районында яшәүчеләрнең бүген -59%ы даими, нинди дә булса спорт төре белән шөгелләнә. Соңгы ике елда районда барлыгы 250 зур спорт ярышлары узган, район спортчылары- 150 региональ ара, республика, бөтенроссия һәм халык ара масштабтагы ярышларда катнашкан. Ел нәтиҗәләре буенча район- ГТО нормативларын уңышлы тапшырып, республикада- 1 нче урынны алган. 18 нче республика “Сәләмәтлек” авыл Спартакиадасында Азнакай шулай ук-беренче , мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында- физкультура сәләмәтләндерү , комплекслы спорт чаралары оештырылып, нәтиҗәдә-ТР чемпоионатында Азнакай командасы җиңүче. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында –район 2 нче урында тора.
ЯШЬЛӘР ҺӘМ ТУРИЗМ
Чатыртауны туристлар өчен күбрәк җәлеп итү, монда килеп эзләнү эшләре алып баручыларга , гомүмән ял итүчеләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан, Яшьләр белән эшләү һәм туризм идарәсе “Жемчужина Чатыртау” проектын эшләде. Проект Татнефть Хәйрия фондында теләктәшлек табып финансланды , һәм ел дәвамында бу юнәлештә шактый эшләр башкарылды: электр сузу, су скважинасы бораулау, канализация чокырын, сәхнә, утыргычлар ясау. Алда Чатыртау, Актүбә ипподромы,табигый байлыклар музее, парапланда очу, шәһәрнең ачык бассейны, Ык елгасы буйлап агу кебек турист маршрутларын берләштерү планлаштырыла.
МӘДӘНИЯТ
2022 елда-Район мәдәният учрежденияләре үзләренең эшләрен алдан игълан ителгәнчә - Россия халыкларның мәдәни мирасы елы,Татарстан буенча Цифрлаштыру елы кысаларында алып барды. Район һәм шәһәр предприятиләре арасында барган үзешчән сәнгать осталары смотры, Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй, “Чатыртау” Төрки халыкларының халыкара фестивале, 9 май-Җиңү көне, Ресублика, шәһәр, нефть һәм газ сәнәгате көннәре-барысы да башлыча әлеге темаларны алга сөрде. Мәдәният хезмәткәрләренең эше район тормышы белән тыгыз элемтәдә . Ел башыннан балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы янында чаралар оештырыла. Санифест, кышкы спартакиада, башка күп санлы спорт ярышларын- аларның чыгышлары бизи. Нәүрүз, Масленница, Бал спасы, Самавар халык бәйрәмнәре белән бергә- Геройлар көне, 8 нче март,Ватанны яклаучылар көне кебек-календарь даталарына багышланганнарны, төрле бәйгеләр үткәрелә. Икенче ел- Пушкин картасы буенча 14 яшьтән 21 яшькә кадәр булган укучылар, яшьләр арасында патриотик тәрбия эше активлашты. Ел дәвамында бу юәлештә район мәдәният учрежденияләре -1млн 900 сум күләмендә акча эшләгән. Төрле-Россия, республика буенча грантларда катнашып- 13 млн 500 мең сум акча откан. Район мәдәният хезмәткәрләре 2 тапкыр Казанга барып Россиянең кораллы көчләре үткәргән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә алынган егетләргә концерт куеп кайтты.
2022 ел тәмамланып яңа елга аяк басабыз. Димәк безне яңа мәшәкатьләр, тырыш хезмәт, яңа үрләр көтә. Төкле аякларың белән яңа 2023ел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев