Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада Азнакай районында 8 җинаять теркәлгән

Узган атнада шәһәр-район территориясендә сигез җинаять теркәлгән, аларның барысы да чит кеше милкен урлау белән бәйле. Мәлбагыш авылында таныш булмаган затлар, өй тәрәзәсен ватып кереп, янап, ике кәрәзле телефон урлап чыкканнар. Бүгенге көндә каракларны билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары башкарыла. Курай Елга авылы кешесе үзенең шәхси хуҗалыгыннан сарыгы югалуы турында кизү...

Узган атнада шәһәр-район территориясендә сигез җинаять теркәлгән, аларның барысы да чит кеше милкен урлау белән бәйле.

Мәлбагыш авылында таныш булмаган затлар, өй тәрәзәсен ватып кереп, янап, ике кәрәзле телефон урлап чыкканнар. Бүгенге көндә каракларны билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары башкарыла. Курай Елга авылы кешесе үзенең шәхси хуҗалыгыннан сарыгы югалуы турында кизү бүлегенә гариза яза. Тикшерү вакытында полиция хемәткәрләре каракның Мәсгут авылы кешесе булуын ачыклый.

Үз милкебезгә тиешенчә карамау, саклык чаралары күрмәү аркасында үзебез һәркөн диярлек каза күрәбез. Сәүдә йортында 16460 сумлык телефон урлау, кәрәзле телефон сата торган кибеттән ике телефон югалу - әнә шул хакта сөйли.

Район-шәһәр территориясендә исерек килеш руль артына утыручылар аркасында ничәмә-ничә кеше зыян күрсә дә, исерекләр һаман машина йөртүдән курыкмый. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль белән салмыш хәлдә идарә иткән 11 кешенең тоткарлануы моңа ачык дәлил. 37 кешегә хәвефсезлек каешын такмаган өчен административ беркетмә төзелгән. Балаларны махсус креслоларсыз йөртүнең 35 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атнада Азнакай районында 8 җинаять теркәлгән