Узган атнада Азнакай район территориясендә 6 җинаять кылынган
Эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, узган атнада район территориясендә 6 җинаять кылынган. Угрылар тик ятмый. 5 октябрьдә Солтангалиев урамындагы 29 нчы йорт подъездыннан 14 мең сумлык велосипед урлыйлар. Кәрәзле телефоннарга да ау кимеми. 2 октябрьдә шәһәр кибетләренең берсеннән 5510 сумлык телефон юкка чыга. Кафеларда утырганда уяулыкны югалтырга ярамый: 5 октябрьдә...
Эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, узган атнада район территориясендә 6 җинаять кылынган. Угрылар тик ятмый. 5 октябрьдә Солтангалиев урамындагы 29 нчы йорт подъездыннан 14 мең сумлык велосипед урлыйлар. Кәрәзле телефоннарга да ау кимеми. 2 октябрьдә шәһәр кибетләренең берсеннән 5510 сумлык телефон юкка чыга. Кафеларда утырганда уяулыкны югалтырга ярамый: 5 октябрьдә берәүнең телефоны белән акча янчыгын шудырталар. Ә менә Азнакай 3 нче мәктәбенең технология бинасы тәрәзәсен ватып керүче бик эшчән булган, ахрысы, ул эш коралларын чәлгән. 3 октябрьдә Таллы Бүләк авылы кибетен басучы исә эшләмичә генә ашамакчы булган: ул рәшәткәле тәрәзәне ватып, азык-төлек һәм 4500 сум акчаны алып чыгып китә.
8 октябрьдә "Юлчы" һәм "Зирекле Елга" бакчачылык ширкәтләрен талап йөрүче тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев