Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңышка нигез бүген салына

"Таллы Бүләк" кооперативының яшь механизаторлары Фирзәр Кәлимуллин (сулда) һәм Владимир Симонов соңгы чәчкечне көйлиләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әмере нигезендә, 9 - 13 апрель көннәрендә муниципаль районнардагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә хәзерлекнең торышы буенча конкурс уздырылачак. Азнакай, Мөслим, Ютазы районнары кергән безнең зонада ул һәр...

"Таллы Бүләк" кооперативының яшь механизаторлары Фирзәр Кәлимуллин (сулда) һәм Владимир Симонов соңгы чәчкечне көйлиләр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әмере нигезендә, 9 - 13 апрель көннәрендә муниципаль районнардагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә хәзерлекнең торышы буенча конкурс уздырылачак.

Азнакай, Мөслим, Ютазы районнары кергән безнең зонада ул һәр төбәк вәкилләре катнашындагы үзара тикшерү рәвешендә барачак. Министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкләгән комиссиянең районның кайсы хуҗалыкларында булуы тикшерү көнендә генә игълан ителәчәк. Шуңа күрә әлеге җитди имтиханга һәр агросәнәгать предприятиесенең дә тиешле әзерлектә булырга тиешлеге турында кабатлап торуның кирәге юктыр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белдерүенчә, бу көннәрдә җаваплы белгечләр хуҗалыкларга даими чыгалар, алардагы техника, тагылма кораллар, чәчү агрегатлары һәм орлык материалларының язгы кыр эшләренә әзерлеген даими тикшереп торалар. "Гостехнадзор"ның ТР буенча бүлеге дә тракторларга һәм прицепларга еллык дәүләт техник каравын төгәлләп килә икән.

Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге инженеры Наил Ситдыйков уздырган шундый тикшерүләрнең берсе "Шәвәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгы (элекке "Әсәй" ҖЧҖ) һәм "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативында булды. Беренчесендә, КФХның баш агрономы Нәсим Закиров ышандыруынча, язгы кампания вакытында 1400 гектар мәйданда арпа, бодай, солы, карабодай, кукуруз культуралары чәчәчәкләр икән. Моның өчен җитәрлек күләмдә чәчү материалы булдырылган, тиешле кондициягә җиткерелгән. Бу эшне орлыкчылык буенча агроном Илсур Закиров җитәкчелегендә Мансур Әхмәдишин башкарган. Чәчү эшләрендә тәҗрибәле механизаторлар Рәсим Мөбарәкшин, Рифкать Бәдретдинов, Данил Фазлыев, Фларис Низаевка беркетелгән өч "ДТ-75", бер "Т-4", ике "МТЗ-1221" тракторы катнашачак. Тырма, культиватор, чәчкеч агрегатлары кебек тагылма кораллар да хәзерлек сызыгына куярга әзер. Күренешне техника һәм тагылма коралларның шушы көнгә кадәр буялмавы гына төссезли.

..."Таллы Бүләк" кооперативы язгы кыр эшләренә гомуми әзерлекнең тиешле дәрәҗәдә булуы белән район хуҗалыклары арасында елның-елында алдынгылар рәтендә торды. Быел да шулай. Бу эш АХҖКның баш агрономы, язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча комиссия рәисе Фазыйл Хәсәншинның таләпчән күзәтчелегендә тора. Чәчүлек материаллар җитәрлек күләмдә һәм тиешле кондициягә җиткереп әзерләнгән. Трактор техникасы, тагылма кораллар ремонтланып, буяп куелган. Бу эшне машина-трактор паркы мөдире Исмәгыйль Фатыйхов, механизаторлар Илһам Хәсәншин, Владимир Гурьянов, Рөстәм Корбангалиев, Флюр Җиһангиров башкарган. Араларында Рафаэль Шәрипов, Фирзәр Кәлимуллин, Владимир Симонов, электр белән эретеп ябыштыручы Нияз Абдуллин кебек туган авылларына береккән, эшчән-тырыш яшьләрнең дә булуы хуҗалыкның киләчәге тагын да өметлерәк булачагына күңелдә ышаныч уята.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев