Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уяу булыйк, азнакайлылар!

Бүген район советында транспорт куркынычсызлыгы буенча федераль закон үтәлешенә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге теманың актуаль булуын барыбыз да беләбез, автобусларда булсынмы, самолетта, җәмәгать транспортының башка төрләрендә, Европа илләрендә соңгы елда гына да шактый кабатланып торган экстремизм, террорчылык очраклары, алар китергән фаҗигалар хакында әледән-әле ишетеп торабыз. Закон таләпләрен тормышка ашыру максатында,...

Бүген район советында транспорт куркынычсызлыгы буенча федераль закон үтәлешенә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге теманың актуаль булуын барыбыз да беләбез, автобусларда булсынмы, самолетта, җәмәгать транспортының башка төрләрендә, Европа илләрендә соңгы елда гына да шактый кабатланып торган экстремизм, террорчылык очраклары, алар китергән фаҗигалар хакында әледән-әле ишетеп торабыз.

Закон таләпләрен тормышка ашыру максатында, узган киңәшмәләрнең берсендә, Азнакай автостанстанциясенә пассажирларга билетларны бары тик документлар нигезендә генә сату, биредә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру бурычы куелган иде. Әмма бу таләпләр бүгенге көнгәчә үтәлеп бетмәгән. Станция вәкилләре белән бу хакта җитди сөйләшү булды. Шулай ук такси хезмәте күрсәтүчеләргә дә уяу, игътибарлы булу, шикле кешеләргә, әйберләргә тап булганда, тиешле органнарга җиткерү кирәклеге әйтелде.

Хәер, барлык гражданнарга - барыбызга да уяу булырга кирәк. Террорчылар безнең арага да килеп кермәс, йөрмәс, дип берничек тә ышанып әйтеп булмый. Урамнарда, җәмәгатьчелек урыннарында куркынычсызлыкны бергәләп сакласак, шик төшкән очракларда уяулык күрсәтеп, хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итсәк, мондый гамәлләргә, фаҗигаларга юл куелмас, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уяу булыйк, азнакайлылар!