Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Утыз ел канун сагында

Судья Ренат Хәбибуллинның тормыш әлифбасы. Көндәлек хезмәтенә баш-аягы белән чумып, белем-сәләте, тәҗрибәсе белән бер-бер артлы уңышлар яулап, яшәеш асылын, мәгънәсен аңларга теләп һәрдаим рухи дөньясын баетып торсалар да, кайберәүләр күңел төпкелен ачарга бик ашыкмый, я булмаса үзләре хакында сөйләр сүзгә саран булалар. Азнакай шәһәр суды федераль судьясы Ренат Әхмәтҗа улы...

Судья Ренат Хәбибуллинның тормыш әлифбасы.

Көндәлек хезмәтенә баш-аягы белән чумып, белем-сәләте, тәҗрибәсе белән бер-бер артлы уңышлар яулап, яшәеш асылын, мәгънәсен аңларга теләп һәрдаим рухи дөньясын баетып торсалар да, кайберәүләр күңел төпкелен ачарга бик ашыкмый, я булмаса үзләре хакында сөйләр сүзгә саран булалар. Азнакай шәһәр суды федераль судьясы Ренат Әхмәтҗа улы Хәбибуллин да шундыйлардан булып чыкты. Үзе хакында артык җәелеп китәргә ашыкмаган әңгәмәдәшебез белән ризалаштык та, сүзне хәрефләргә биреп, аларны "сөйләтеп" карарга булдык.

Азнакайга ул 1985 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, 8 ай чамасы башкаланың Совет районы судында стажировка үткәннән соң килә, халык суды судьясы итеп сайлана һәм шушында төпләнеп тә кала.

Бөгелмә - аның туып-үскән шәһәре. Бабасы үзвакытында Бөгелмә районының милиция бүлеге белән җитәкчелек итә. Әтисе Әхмәтҗа Баян улы холкы белән бик ипле, тыныч кеше була. Бөек Ватан сугышы чорында илнең Ерак Көнчыгышын япон самурайларыннан саклый. Тыныч тормышка кайткач озак еллар Бөгелмәдәге "Татнипинефть" институтында проектлар буенча баш инженер булып эшли. Азнакай авылларын табигый газга ялгауда аның да зур өлеше кергән. Әнисе Рәйсә Абдулла кызы тумышы белән Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәреннән, сугыш елларында торф чыгарырга җибәрелә. Кияүгә чыгып, Бөгелмәдә яши башлагач, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша һәм гомерен шушы хезмәткә багышлый. Бүгенге көндә Азнакайда балалары тәрбиясендә яши.

Вил - Әхмәтҗаның олы улы, ягъни Ренат Хәбибуллинның бертуган абыйсы. Язмыш аны Ульяновск шәһәрендә төпләндерә. "Авиастор" предприятиесендә слесарь-җыючы булып эшли.

Венера - студент чагында танышып гаилә корган Люза һәм Ренат Хәбибуллиннарның бердәнбер кызлары. Кама политехник институтының икътисад факультетын тәмамлап белгечлек алса да, әнисе - шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, күптөрле грантлар иясе Люза Наилевнаның канга сеңгән һөнәре барыбер өстенлекне ала - Венера янәдән Түбән Новгород лингвистик институтының инглиз теле бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши. Оныклары Алия белән Әмир әби-бабасының олы куанычлары.

Гаилә кыйммәтләрен саклаган, аңа зур мәгънә салган Хәбибуллиннар тормыштан ямь, тәм табып яшәргә тырыша. Люза ханымның: "Ренатка кияүгә чыгуыма бер генә мизгелгә дә икеләнүле фикернең туганы булмады. Анда әтисе холкы: тыйнак, сабыр, мәгънәле. Мин үземне бәхетле хатын-кызларның берсе саныйм", - дигән сүзләре үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.

Мавыгулы кеше иҗатка омтылучан, тормышка креатив күзлектән караучан була. Ренат Әхмәтҗа улының да үз мавыгулары. Тарихи романнар укырга ярата. Классик музыка, яхшы көйләр тыңлау да аны иҗтиһат дөньясендә йөртеп, рәхәтләнеп ял иттерә. Төрле материаллардан эт сыннары җыю шулай ук күптөрле хоббиларыннан берсе.

Хезмәтенә бар гомерен багышлаган, бөтен белем-тырышлыгын, күңелен биргән, Татарстан Югары Судының, суд департаменты идарәсенең күпсанлы Мактау грамоталарына ия булган федераль судья Ренат Хәбибуллинга зур җаваплылык - җинаять эшләрен карау йөкләнгән. Бу эшләрдә - никадәр язмышлар! Ялгыш юлга басканнар да, алар тарафыннан кыерсытылганнар да... 30 елга якын судья булып эшләү дәверендә күңеле аша ниләр генә кичмәгәндер!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз ел канун сагында