Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ут йөрәкле көчле ханым

Мөгаен, Касыйм абый дүрт баланың берсе булса да ул булыр дип көткәндер. Әмма кызлары ир-егетләрне орып бирердәй була аның: печәнен дә чабалар, утынын да яралар, гармунда да өздереп уйныйлар, матайда да җилдәй элдерәләр. Зирекле Елга зирекләре бу чаяларны әле дә сагына торгандыр. Нурия, Рәмзия, Фәндәрия, Гамбәрия колхоз эшендә бил бөккән...

Мөгаен, Касыйм абый дүрт баланың берсе булса да ул булыр дип көткәндер. Әмма кызлары ир-егетләрне орып бирердәй була аның: печәнен дә чабалар, утынын да яралар, гармунда да өздереп уйныйлар, матайда да җилдәй элдерәләр. Зирекле Елга зирекләре бу чаяларны әле дә сагына торгандыр.
Нурия, Рәмзия, Фәндәрия, Гамбәрия колхоз эшендә бил бөккән Нурҗинан апа белән нефтьче Касыйм абыйның йөз аклыгы, намус пакълеге булып үсәләр. Җитмәсә, барысы да районда алдынгылыкны тоткан чаңгычылар! Бүген дә әти-әниләренең ныклы терәкләре, алтын баганалары, уңыш-куанычлары белән сөендереп яшиләр.
Әле менә Фәндәрияләре орденлы булды! "Төбәкләрнең алтын фонды" ордены белән бүләкләделәр үзен. Бер килсә килә бит ул, октябрь ахырында Мәскәүдә узган "Бизнес хатын-кызлары" V Бөтенроссия форумыннан "Ел танылуы" премиясе һәм сәүдә алиһәсе - "Гермес" статуэткасын да алып кайтты.
Тумыштан лидер Фәндәрия. Мәктәптән үк һәр чараның үзәгендә кайный: концертларда җырлый, театрда уйный, волейбол, баскетбол командалары капитаны, комсорг, уку алдынгысы...
-Безнең язмышлар туганчы ук күктә язылган диләр бит. Мин география укытучысы булырга дип Казанга университетка керергә киткән идем, әмма Ходай тарафыннан башка юл билгеләнгән булып чыкты. Хезмәт юлымны эшчеләр тәэминаты бүлегенә караган "Пельменный" кафесында башладым, - дип искә ала яшьлеген Фәндәрия.
Кулында ут уйната торган, активист кызны эшендә тиз күреп алалар, яраталар, син нәкъ безнең кеше диләр. Башта Әлмәттә поварлыкка укып кайта, аннан белемен күтәрүне Казанда дәвам итә. Фәндәрия әнә шулай гади эшчедән производство мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә.
Узган гасырның 80 нче еллар уртасында шәһәрдә "Ветеран" кибете ачыла. Талон чоры, сугыш ветераннары күп, алар янына Әфган сугышы, локаль конфликтлар ветераннары өстәлә, һәркайсына яхшы хезмәт күрсәтергә кирәк. Ул чакта республиканың сәүдә министры Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга килгәч, Фәндәриянең җилкәсеннән кагып:
- Гомерең буе шулай матур эшлә, сеңлем! - дип мактап китә.
Кибет директоры булып эшләү дәверендә товар артыннан илне аркылыга-буйга йөреп чыга ул.
- Әле дә янымда ныклы терәгем - ирем Рузалин булды. Улларыбыз Рөстәм белән Рузилне ничек ташлап юлга чыгып китәр идем? Бүген дә бер-беребезне аңлап, килешеп яшибез, - ди.
Дөньялар гел болганып тора. Безнең буынны да үзгәрешләр җиле талкыды. Иң гаярьләр дә язмыш сынауларын уза алмый бөгелеп төште. Әмма Касыймныкылар кечкенәдән хезмәттә тир түгеп үскән, каршылыклар аларны чыныктыра гына. Фәндәрия дә югалып калмый, үз эшен ачып җибәрә. Дүрт туган, бер йодрык булып, иң кыен чакларда бер-берсенә егылырга ирек бирми, ярдәм итеп яши.
Фәндәрия Җиһангированы сыйныфташлары да, райондашлары да миһербанлы, ярдәмчел зат итеп беләләр. Бик күп бәйрәмнәрдә, чараларда спонсорлык итә ул. Әсәй халкы да аны киң күңелле булганы өчен килен итеп түгел, үз кызы кебек якын күрә.
- Үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Чисталык, пөхтәлек ярата. Төгәл. Гадел. Максатчан, нәрсәгә тотынса да, ахырына кадәр ерып чыга, - ди аның турында апасы Нурия Хаҗипова.
Алма агачыннан ерак төшми дигәннәр бит. Әти-әнине хөрмәтләп яшәүче Фәндәрия һәм Рузалин Җиһангировлар да улларыннан уңганнар, икесе дә ныклы терәкләре, тормышта үз урыннарын тапкан. Нәсел дәвамчысы - оныклары Данис үзе бер сөенеч.
- Мин үземне бәхетле хатын, бәхетле әни дип саныйм. Ялкауларны, гаделсезлекне, нахакны гомергә яратмадым. Байлык ул килә дә китә торган нәрсә. Булганда үземнән башкаларга өлеш чыгара, кешеләрне куандыра алам икән, бу да бәхет. Һәркемгә үзен шулай бәхетле тоеп яшәргә язсын! - ди Фәндәрия.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ут йөрәкле көчле ханым