Сарлы авылында туып, районыбызның авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе бу-
лып эшләүче кадерле туганыбыз Усманов Мир-
гасим Вәли улына 1 апрельдә 60 яшь тула.
Миргасим туганыбыз! Сине кабатланмас олы
бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең тая-
нычыбыз, киңәшчебез. Син үткән тормыш сук-
маклары җиңел салынмады, кадерлеләребезне
югалту ачысын, әрнүләрне артта...
Сарлы авылында туып, районыбызның авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе бу-
лып эшләүче кадерле туганыбыз Усманов Мир-
гасим Вәли улына 1 апрельдә 60 яшь тула.
Миргасим туганыбыз! Сине кабатланмас олы
бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең тая-
нычыбыз, киңәшчебез. Син үткән тормыш сук-
маклары җиңел салынмады, кадерлеләребезне
югалту ачысын, әрнүләрне артта калдырып, бүген
безне сөендереп, намуслы тырыш хезмәт куеп
яшисең. Кайсы юлдан атласаң да, кулларың ал-
тын, җитмеш төрле һөнәр иясе син. Гади вете-
ринария табибы булып башлаган хезмәтең күп
төрле Мактау кәгазьләре, билгеләр, Атказанган
исеме белән бәяләнде. 60 яшь ул нибары 60 кыш,
яз, җәй, көз генә. Шаулап-гөрләп, туганнар белән
җир җимертеп тормыш иткән еллар узып китсә
дә, 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе
туплаган бер чор гына.Килендәшебез Әлфия
белән тигезлектә, саулыкта гомер кичереп, алда-
гы көннәрдә тагын да бәхетлерәк, балаларыңның
кадерле әтисе, оныкларыңның яраткан бабасы
булып, игелек, шәфкать күреп, гел шулай елмаеп,
безне сөендереп яшә!
Кызганма син үткән елларыңны,
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине
Сәламәт бул, дибез һәрвакыт!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың
исеменнән: Рәмзия җиңгән.
Нет комментариев