Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урыссуда Азнакай белән Ютазы районнары делегациясе очрашты

- Сезне үзебезнең җирдә күрүебезгә бик шатбыз. Без Марсель Зөфәр улы белән Ютазы районында хезмәт юлыбызны бергә башладык, кыска гына вакыт эчендә шактый матур эшләр башкарып өлгердек, - дип кунакчыл сәламләде азнакайлыларны Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чиратында ютазылыларга рәхмәтен җиткерде. - Мин...

- Сезне үзебезнең җирдә күрүебезгә бик шатбыз. Без Марсель Зөфәр улы белән Ютазы районында хезмәт юлыбызны бергә башладык, кыска гына вакыт эчендә шактый матур эшләр башкарып өлгердек, - дип кунакчыл сәламләде азнакайлыларны Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чиратында ютазылыларга рәхмәтен җиткерде.
- Мин биредә район башлыгы булдым, мине зур җитәкчелек эшенә өйрәттегез, ярдәм иттегез. Сезнең уңышларга ихластан сөенәм. Яхшы күршеләр булып, авыл хуҗалыгында да, спортта да, мәдәнияттә дә бер-беребездән үрнәк алып, ярышып эшләргә язсын, - диде.
Ике район җитәкчелеге командасының футбол буенча ярышы Урыссу бистәсенең үзәк стадионында узды. Көндәшләр көчле булса да (Ютазы районы футбол буенча республикада алдынгылар сафында), азнакайлылар сынатмады, матч 2:2 исәбе белән тәмамланды, дуслык җиңде.
-Мондый очрашулар булып торсын, - ди Ютазы районын оештыруның башында торган, аның беренче җитәкчесе булган, район Советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин. -Беренчедән, бу - спортны пропагандалау, икенчедән - тәҗрибә уртаклашу. Азнакай - минем өчен бик якын, 1969-83 елларда анда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләдем. Марсель Зөфәр улына ютазылылар бик рәхмәтле, ул биредә ел ярым эчендә матур эз калдырды. Бүгенге матч узган стадионны төзүдә җиң сызганып йөрде. Азнакайдагы уңышларын да ишетеп-күреп торабыз. Алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын!
Кичен Азнакай халык театры Урыссу Мәдәният йортында "Казан сөлгесе" спектаклен куйды, оста уеннары белән тамашачыны таң калдырды.
Ике күрше районның бер-берсеннән үрнәк алыр яклары күп. Шулай аралашып, ярышып эшләү, ак көндәшлек игелекле эшләргә нигез булып тора.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атна пәнҗешәмбесендә Урыссуда Азнакай белән Ютазы районнары делегациясе очрашты