Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсайлылар буш торган урыннарда парклар ясарга кереште

Урсайда тормасам да, туганнарыма кайтып йөрим. Һәр кайтуда нинди дә булса үзгәреш күреп, күңел сөенә. Менә ничә еллар инде авылны төзекләндерү чистарту, әйләнә-тирәбезне матурлау һәм гөлбакча итү программасын тормышка ашыру буенча эзлекле эш алып барыла. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм медицина хезмәткәрләре әлеге биналарны, ишегалларын төзек, чиста тотуга,...

Урсайда тормасам да, туганнарыма кайтып йөрим. Һәр кайтуда нинди дә булса үзгәреш күреп, күңел сөенә.

Менә ничә еллар инде авылны төзекләндерү чистарту, әйләнә-тирәбезне матурлау һәм гөлбакча итү программасын тормышка ашыру буенча эзлекле эш алып барыла. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм медицина хезмәткәрләре әлеге биналарны, ишегалларын төзек, чиста тотуга, җәен чәчәкләргә күмүгә зур игътибар бирәләр. Шушы матурлыкны күреп үскән яшь буында инсафлылык, зыялылык тәрбияләү үрнәге дә бу.

Урамнарны, Ык ярларын чистарту, юл буйларындагы чүп үләннәрне һәм кычытканнарны чабу, зиратларны җыештыру, яшь агачлар утырту һәм корыганнарын кисү өмәләреннән авылда читтә яшәүчеләр дә калмаска тырыша. Чүплекләр тирәсенә дә агачлар утыртылгач, аларга да ямь кереп киткән.

Авылдашларның үз башлангычлары белән буш торган урыннарда парклар ясарга керешүе тагын бер яңалык. Мөслимдә Рәйфә Ярмиеваның, Урсайда Зиннур Газизовның шундый башлангычы турында ишеттек. Экология елында табигатьне саклау, яшәтүгә әнә шулай үз өлешләрен кертергә булган алар. Бик матур үрнәк!

Авылның Төзүчеләр, Гастелло, Тукай, Киров, Ленин һәм Совет урамнарында су линияләре сузганда юллар, ихаталарның койма буйлары бозылып калган иде, язга чыгу белән аларны тигезләү, чуерташ җәюгә керештеләр. Хәзер бөтен җир ялт итеп, "көлеп" тора. Җәлил, Ленин урамнарында астына таш, өстенә чуерташ җәеп, үз көчләре белән юл салуга ирешкәннәр. Кошевой урамындагысы да яңартылган.

Кышкы чорда биләмәдәге ике авылга (Урсай, Мөслим), хәтта Сукаешка да юллар һәрчак ачык булды, чистартып кына тордылар.

Район үзәгеннән йөрүче маршрут автобусы Үзәк урамга махсус булдырылган тукталышка кадәр төшә. Мөслимнән йөреп укучы балалар өчен көндезге автобус маршруты үзгәртелде - хәзер ул Мөслим авылы аша Азнакайга да бара.

Авылның күрке - нурга күмелгән мәчет. Мәгариф абый җитәкчелегендә аның совет әгъзалары авыл халкына дини тәрбия, сабак бирү буенча эш алып бара. Иман йортына ремонт үткәрүдә Илшат Зарипов һәм Равил Бакировның зур ярдәме тигән.

Кичләрен авылны электр утлары балкыта. Баганаларга ревизия үткәреп, гамәлдән чыккан яктырткычларны алыштырып торалар. Урсайда да, Мөслимдә дә мәдәният учакларына ремонт кергән. Урсайда үтүче бәйрәмнәрне бер дә калдырмаска тырышабыз, чөнки алар бик әйбәт, күңелле оештырыла.

Әнә шулай авылның үсештә, үзгәрештә булуына, яңалыкларына куанып яшибез. Әле менә быелгы район Сабан туенда иң яхшылардан берсе булган Урсай авыл биләмәсенә өченче урын бирделәр, ә Мөслим авылы җирлегебезнең иң төзек торак пункты дип табылды. Менә шундый хәбәрләрне ишетеп, алар белән ничек горурланмыйсың!

Зәйтүнә ПЕТКЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсайлылар буш торган урыннарда парклар ясарга кереште